ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2008 ел
пәнҗешәмбе
2008 елның 7 ае эчендә Татарстан Республикасында 1,328 млн. кв м. торак яки еллык йөкләмәнең 61,3% ы төзелгән. Быел республикада барлыгы 2 млн. 165 мең кв метр торакны төзеп сафка бастыру планлаштырыла, шуның өчтән берен – 709 мең кв. метрын – республиканың социаль ипотека программасы буенча төзелә торган торак тәшкил итәчәк. Бу турыда бүген Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Марат Хөснуллин хәбәр итте.
Бүген Казан Кремлендә Рәсәй Президенты Дмитрий Медведев Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән икеяклы очрашу уздырды. Очрашуга кадәр Кремльнең Ак залында дәүләт башлыгы өчен 2013 елда Казанда үтәчәк Бөтендөнья җәйге универсиаданы тәкъдир итү оештырылды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасының Яшьләр эше, спорт һәм туризм буенча министры Марат Бариев катнашты. Тәкъдир итүне Казан мэры Илсур Метшин үткәрде.

6
август, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Алексей Федоров белән очрашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ һәм Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе арасында Казан авиация җитештерү берләшмәсен үстерү өчен, өстәмә инвестицион ресурсларны җәлеп итүдә үзара ярдәм итешү турындагы килешүгә кул кую хакында сүз куештылар.

5
август, 2008 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Нанотехнологияләрнең Рәсәй корпорациясе” (“Роснанотех”) дәүләт корпорациясе генераль директоры Леонид Меламед белән очрашу үткәрде. Анда Татарстан Республикасы һәм “Роснанотех” корпорациясенең наноиндустрияне үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлеге турында сүз барды. Аннан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм “Роснанотех” корпорациясе башлыгы Татарстанда наноиндустрияне финанслау буенча ведомствоара эшче төркем эшендә катнашты.
Сентябрьдә Татарстан Республикасында 34448 бала беренче сыйныфка барачак. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта социаль мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте. Искә төшереп узыйк: узган елда республикада 33551 бала беренче сыйныфка барган иде.

4
август, 2008 ел
дүшәмбе
Профессиональ кадрлар әзерләү, инновацион проектлар эшләү һәм аларның Россия Федерациясе Үсешнең финанс институтлары тарафыннан финанслануы бүген оборона-сәнәгать комплексы (ОСК) предприятиеләренең үсеше өчен өстенлекле мәсьәләләр булып тора. 30 нчы июльдә Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләрнең республика союзында ОСК ның фәнни-техник потенциалы һәм аны технологик яңарту проблемаларына багышланган утырышта чыгыш ясаганда, бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов әйтте.
Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында DSM Nutritional Products компаниясе вәкилләре белән очрашуда агросәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышты. Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе начальнигы Анатолий Краснов, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министрының ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, «Татэнерго» ААҖ нең генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты.

2
август, 2008 ел
шимбә
2008 елның 1 нче августына Татарстанда 1327 мең кв. метр торак, ягъни агымдагы елга планлаштырылган күләмнең 62 проценты тапшырылган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә шушындый мәгълүматлар яңгырады.

1
август, 2008 ел
җомга
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган дәүләти оешмасының Химаячеләр советы утырышын үткәрде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов тиешле кешеләргә Татарстанда яшәүче Михайловлар гаиләсе өчен “Соллерс” компаниясе (элекке “Северсталь-авто” ААҖ) җитештергән Fiat Ducato автомобиленә заказ бирү эшен йөкләде.
Йөкләмә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев әмерен үтәү максатын күздә тотып бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International