ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Биектау районында бәрәңге алу темплары белән танышты. Эш сәфәре барышында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин озата йөрде.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән оператив мәгълүматка караганда, бүгенгә республикада бәрәңге 15% мәйданда (9327 гектардан 1435 гектар) алынган. Татарстан Республикасы буенча уртача уңыш – 227 ц/га.

2016 елда Татарстан Республикасы бюджеты программа характерында булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы 2016 елга, 2017 һәм 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразына һәм 2016 елга, 2017 һәм 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектына багышланды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

2016 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының кереме 196,2 млрд. сум, чыгымнары - 202,0 млрд. сум, дефициты - 5.8 млрд. сум булыр дип исәпләнә. Татарстан Республикасы бюджеты табышы 2016 елда 160,7 сум, чыгымнары - 166,5 млрд. сум, дефициты - 5,8 млрд. сум булыр дип планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин белдерде. Утырыш темасы - "2016 елга, 2017 һәм 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы һәм 2016 елга, 2017 һәм 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты". 


9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссия утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы, республика өч яклы комиссиянең координаторы Алексей Песошин уздырды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Киров исемендәге яңартылган бакчаны ачу тантанасында катнашты. Аны Казан мэры Илсур Метшин, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 146 нчы Казан мәктәбенең өлкән сыйныфлары укучылары белән очрашты. Очрашу мәктәп ресторанында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Бүген Казанның Гаврилов урамы, 48а йорты буенча “Алтын алка” яңа боз сарае ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.

Бүген Казанда Х.Ямашев проспекты, 100б адресы буенча урнашкан яңа "Континент" балалар паркы ачылды. Тантананың мәртәбәле кунагы Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов булды. Аның белән бергә Казан мэры Илсур Метшин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев һәм башка рәсми затлар килгән иде. Рөстәм Миңнеханов өчен яңа парк буйлап экскурсияне ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм парк проектының авторы Дарья Толовенкова үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Координацион советы рәисе Денис Давыдов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.

Казанда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Бүген бу хакта шәһәрдәге җил-давыл галәмәтләрен бетерү буенча уздырылган утырышта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин хәбәр итте.


«Зыян күрүчеләр саны күп булуга һәм җитди матди зарар килүгә бәйле рәвештә, Казан территориясендә гадәттән тыш хәл турында карар кабул ителде», - диде ул.


Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия ГХМ җитәкчесе Владимир Пучков, Россия ГХМның ПРҮ җитәкчесе Игорь Паньшин һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International