Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, 42 муниципаль берәмлектә 999 объектның 996 сында торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эш башланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Идел елгасы яры буйларын йөреп чыкты. Аны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар озата йөрде.
Татарстан Россия нык ил булсын өчен барысын да эшли. ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия көненә багышланган бәйрәмдә шулай дип белдерде. "Төбәкләр нык булса, илебез дә нык булыр. Татарстан моның өчен барын да эшли һәм безнең төп көч - балаларыбыз, яшьләребез", - диде ул. Бәйрәм кунакларын котлап, Рөстәм Миңнеханов ил һәм республика казанышлары өчен горурлануын белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты объектларын йөреп чыкты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" АКБО генераль директоры Азат Кадыйров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, подряд оешмалары җитәкчеләре озата йөрде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Абхазия Премьер-министры Артур Миквабия белән очрашуы узды. Искәртеп узабыз: Абхазия Республикасы Премьер-министры кичә Казанга эш визиты белән килгән иде.
Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Кичерелмәгәннәр сугышы”(«Война непрощенных») документаль фильмы презентациясендә булды. Чара Мәскәүдә 2015 елның 11 июнендә үтте. Кинолента Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм эшкуар, хәйрияче Рөстәм Мәһдиев ярдәмендә төшерелгән.
Күп милләтле һәм күп конфессияле дәүләт Россия Федерациясе өчен ислам дөньясы белән хезмәттәшлек аның тышкы сәясәтенең өстенлекле векторларының берсе булды һәм шулай булып кала да. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең I утырышы ачылышында хәбәр итте.
Чара «Президент-отель» кунакханә комплексы конференц-залында узды, анда Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Ийяд Мәдәни һәм башкалар катншаты.