Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Ямал - Идел буе" маршрутыннан нефть химиясе углеводород чималын илтү буенча магистраль продукция үткәргечен төзү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Мәскәүдә РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич җитәкчелегендә үтте.
Соңгы җиде елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы тармагына шәхси инвестицияләр 140 млрд. сумнан артык булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген «Инвестицияләүгә өстенлекле мөмкинлекләр буларак, Россия азык-төлек иминлегенә янаган төп куркынычлар» сессиясендә белдерде. Сессия Ростов-на-Донуда I Бөтенроссия азык-төлек иминлеге форумы кысаларында узды. Панель сессиясендә Санкт-Петербург аграр университеты ректоры Виктор Ефимов, Илкүләм кукуруз һәм көнбагыш җитештерүчеләр ассоциациясе президенты Игорь Лобач, «Просто молоко» ИК генераль директоры Марат Моратов, «Черный хлеб» компаниясе генераль директоры Павел Абрамов катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ростов-на-Дону шәһәренә эш сәфәре кыла.
Сәфәренең төп максаты – I бөтенроссия азык-төлек иминлеге форумында катнашу.
Форум 2015 елның 4-5 июнендә «ВертолЭкспо» конгресс-күргәзмә мәйданчыгында уза (Ростов-на-Дону, М.Нагибин ур., 30).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендәге Форд Соллерс заводында яңа Форд Фиеста автомобильләре җитештерүне башлап җибәрү тантанасында катнашты. Тантаналы чарада шулай ук Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, Форд Соллерс президенты Тед Каннис, Форд Соллерс вице-президенты Адиль Ширинов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасының Кама арты төбәге эшкуарлары белән очрашты. Очрашу Чаллы ИТ-паркында узды. Анда шулай ук ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, республика министрлыклары һәм ведомстовлары җитәкчеләре, ТР муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм Татарстан бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, күренекле дәүләт эшлеклесе Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиевның вафаты сәбәпле, Табиевлар гаиләсенә кайгыларын уртаклашып, телеграмма җибәрде.
"Хөрмәтле Динә Мөхәммәд кызы! Күренекле дәүләт эшлеклесе һәм җитәкчесе, олпат, үзенчәлекле шәхес Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиевның вафатын ишетеп, бик хәсрәтләндем, – диелә телеграмма текстында.
Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында берьюлы ике проект гамәлгә ашырылды. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында биредә “Хухтамаки фуд сервис Алабуга” бер тапкыр яраклы табак-савыт заводы һәм “ХАВИ Логистикс” компаниясе логопаркы ачылды. Проектларның икесе дә бер клиентка – McDonald’s фаст-фуд рестораннары челтәренә йөз тота.