Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Ийяд Мәдәни белән очрашты.
Очрашу Мәскәүдә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чаралары кысаларында «Президент-отель» кунакханә комплексында узды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Ийяд Әмин Мәдәни Ислам хезмәттәшлеге оешмасы кысаларында киләчәк багланышлар турында фикер алышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.
Сәфәренең төп максаты – «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чараларында катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Кытай белән хәзерге югары дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләрен югары бәяли. Ул ассызыклаганча, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре стратегик партнерлыгы һәм багланышлары белән аерылып тора.
Бүген Татарстанга эш визиты белән Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин каршы алды.