Бүген “Казан-Арена” стадионында Казан мәктәпләрен тәмамлаучы 5 мең 555 укучы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. 2014-2015 нче уку елы тәмамлану хөрмәтенә бәйрәм ничек кенә тантаналы оештырылса да, бүген иртән Түбән Новгород өлкәсендә Татарстан укучыларының фаҗигагә юлыгуы аны берникадәр, әлбәттә, төссезләндерде, күңелгә борчу өстәде. Соңгы кыңгырау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, югары уку йортлары ректорлары, укытучылар катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Түдбән Новгород өлкәсендәге һәлакәттә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләрнең туганнарының кайгысын уртаклашты. Искәртик, бүген Түбән Новгород өлкәсендә Казаннан Санкт-Петербургка каратэ буенча ярышларга спортчыларны илтүче автобус катанштында авария булды. "Бу безнең барыбыз өчен дә зур фаҗига, - дип әйтте, аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов. - Кызганчыка каршы, өч кеше һәлак булган. Берничә кеше авыр хәлдә. Мин бу хәлне тикшерергә йөкләмә бирдем. Бу мәсьәлә белән хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе шөгыльләнәчәк".
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә булды, анда WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионатының финал ярышлары уза.
Искәртәбез, WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионатының финалы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Казанда 19 майдан алып 23 майга кадәр барачак. Россиянең төрле төбәкләреннән 500дән артык катнашучы 46 компетенциянең һәрберсендә эшче һөнәренең иң яхшы остасы дигән исем өчен көрәшә.
Татарстанда дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсенә аерым игътибар бирелә. 2014 елда 280 меңнән артык контракт һәм килешү төзелгән, сатып алулар күләме 86,1 млрд сум тәшкил иткән, бу ИФОда иң югары күрсәткечләрнең берсе. Бүген бу хакта Казанда дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алулар өлкәсендә Бөтенроссия форумы ачылышында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Форум РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, ТР Президенты Аппараты һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Чарада РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Евгений Елин, РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының икътисадый һәм социаль сәясәт мәсьәләләре департаменты башлыгы Сергей Козлов, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең дәүләт заказын урнаштыруны контрольләү идарәсе җитәкчесе Татьяна Демидова, РФ Икътисадый үсеш министрлыгының контракт системасын үстерү департаменты директоры Максим Чемерисов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Уфага эш сәфәре кысаларында «Зур химия» V халыкара эшлекле форумын ачу тантанасында катнашты.
Форум яңа икътисадый һәм сәяси шартларда Россиянең нефть химиясе тармагын үстерү стратегиясе буенча фикер алышу өчен җыелды.
Пленар утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән бергә, эшлекле иртәнге ашта катнашты. Анда нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәсендәге кайбер мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, шулай ук чимал белән тәэмин итү темасын да күтәрделәр.
Татарстан Республикасында инвестицион программалар кыскармаячак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика медиабердәмлеге вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.
Традицион чара «Пирамида» КККда (Казан) яңа форматта узды. Мәдәни-күңел ачу комплексының тамаша залы масштаблы студия итеп корылган иде. Очрашуга 100 дән артык ММЧ вәкиле - республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм федераль басмаларның Татарстан Республикасындагы үз корреспондентлары чакырылган иде.