ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2015 ел
шимбә

ТР Дәүләт торак инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 2015 ел башыннан республикада 18 бәхетсезлек очрагы булган. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР буенча Дәүләт хезмәт  инспекциясе 2015 ел башыннан 419 тикшерү үткәргәннәр. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен  гомуми суммасы 9 млн 364 мең сумлык 297 карар чыгарылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференц элемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне үзенчәлекле рус фольклор бәйрәме – Каравон белән тәбрик итәм!
Рус милләте күп гасырлар буена җыйган зур рухи көчкә һәм бетмәс-төкәнмәс иҗади кодрәткә ия булган әлеге бәйрәм күпмилләтле Татарстан мәдәниятенә кабатланмас төсмер бирә.

22
май, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Беренче кварталга нефть тармагында нәтиҗәләр ясалды, үсеш перспективалары һәм тармакның яңа эшләнмәләре каралды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.

Утырышта «Татнефть» ААҖнең 2015 елның дүрт ае эчендә бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм агымдагы елның июненә бюджеты расланды, шулай ук беренче кварталда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча фикер алышынды.

Бүген Казанда, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты рәисе Геннадий Зюганов катнашында, масштаблы төзекләндерүдән соң, В.И.Ленин музей-йортын ачу тантанасы узды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы депутаты, КПРФ партиясенең Татарстан төбәк бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты. Мәртәбәле кунакларны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова һәм музей җәмәгатьчелеге вәкилләре каршы алды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов КПРФ ҮК рәисе, РФ Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узды. Яклар республиканың икътисадый һәм социаль үсеше, Россия Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе эшчәнлеге мәсьәләләре һәм башка актуаль темалар буенча фикер алыштылар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин белән очрашты. Очрашу Томскта (Томск өлкәсенең Кабул итүләр йорты), Россия Инновацион регионнары ассоциациясе (РИРА) утырышы тәмамлангач, узды. 

Икътисад үссен өчен безгә партнерлар кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советы (РИРА) рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Томскта белдерде. РИРАнең 5 еллыгына багышланган утрышы тәмамлангач, журналистлар сорауларына җавап бирегәндә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Ассоциация эшчәнлеге дәвамында РИРА әгъзалары булган регионнар саны сигездән ундүрткә хәтле җитте. 

Үткән биш ел эчендә Россия Инновацион регионнары ассоциациясе эшчәнлеген уңай дип бәяләргә мөмкин. Бүген бу хакта Томскта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, РИРА Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Искәртәбез, Томскта Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең 5 еллыгына багышланган утырыш узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Томск шәһәрендә, анда Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең (РИРА) чираттагы утырышы уза.

Рөстәм Миңнеханов, РИРА Советы рәисе буларак, Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең 5 еллыгына багышланган утырышны алып барачак һәм анда чыгыш ясаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International