ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген, 22 сентябрьдә, Зәйдә район Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырышта төп мәсьәлә буларак район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Бариев һәм район башлыгы Татьяна Воропаева вәкаләтләренең туктатылуы каралды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты, ул башта “Зәй шикәре” ААҖ дә булды һәм очрашуда катнашучыларга Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручыны тәкъдим итте.
Бүген Чистай муниципаль районы Советының чираттан тыш 38 нче утырышы узды, анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашы. Сессиядә депутатлар муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәҗанов һәм башкарма комитет җитәкчесе Марат Гобәевның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу мәсьәләсен карадылар.

Казанда ачылган "Хәрәкәттә" Coca-Cola паркында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Аны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин озата йөрделәр.

Бүген Татарстанның Кукмара районы Советының чираттан тыш 37 нче сессиясе узды. Утырышта район башлыгы һәм район Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, районның башкарма комитет җитәкчесе вәкаләтләре вакытыннан алда тәмамлану, әлеге вазифаны биләүгә конкурс игълан итү, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручыны билгеләү мәсьәләләре тикшерелде. Сессия эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Ул – элек идарә җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкарган Федор Батков.
Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының төп бурычы булып яңа министр җитәкчелегендә республикада спортны үстерү кала. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык колллективына яңа җитәкче -Владимир Леоновны тәкъдим иткәндә белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Илдар Халиков бүген Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне акциясенә кушылдылар. Татарстан Республикасы Президенты эшкә – велосипедта, ә Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы җәяү килде.


21
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе

Бүген В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә рус галиме, Петербург фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, Казан университетының Астрономия обсерваториясенә нигез салган Василий Энгельгардтны күчереп җирләү тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. 

Бүген төзелеш барган Иннополис биналарына җылы бирелде. Җылы җибәрүдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

20
сентябрь, 2014 ел
шимбә

Бүген Астанада, Казакъстанда Татарстан көннәре кысаларында, киң колач белән Сабан туе уздырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Астана шәһәре хакиме Имангали Тасмагамбәтов, Россия Федерациясенең Казакъстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бочарников, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International