ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2014 ел
шимбә

«INSERTS Инсертлар – Адмиралтейство бистәсе» халыкара проект-мәгариф семинары бүген Казанда тәмамланды. Семинарны тантаналы ябу чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.


Татарстанда 40 мең гектар бөртеклеләрне җыясы калды – бу гомуми мәйданның 3%ыннан да ким инде. Бүген барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган республика киңәшмәсендә шул хакта хәбәр ителде.


12
сентябрь, 2014 ел
җомга

Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатлары сайлау буенча кампания ахырына якынлашып килә. Парламенттагы урыннар өчен сигез сәяси партия вәкилләре көрәште. Сайлаулар - республиканың сәяси системасы үсешендә мөһим этап. Тавыш бирүчеләр белән очрашулар барышында һәм сайлау алды дебатларында күпләгән көнүзәк сораулар күтәрелде.

Без товар җитештерүчеләребезгә ярдәм күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләребезне дә тупларга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның чираттагы утырышында хәбәр итте.

Утырыш Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре продукциясен базарларга чыгару мәсьәләләренә багышланды һәм ачык форматта узды. Чара on-line режимында интернет челтәре аша тапшырылды (Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталында), моннан тыш, барлык муниципаль районнар утырышка видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылган иде.

2015 елда Татарстан консолидацияләнгән бюджетының фаразланган табыш күләме 174,9 млрд. сум тәшкил итә. Мондый мәгълүмат бүген "2015 елга, 2016 һәм 2017 план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы һәм 2015 елга, 2016 һәм 2017 план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проекты турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында китерелде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

Татарстан икътисадының бүгенге үсеш темплары канәгатьләнерлек түгел һәм республика җитәкчелегенә икътисадый ситуацияне яхшырту өчен күп көч куярга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2015 елга, 2016 һәм 2017 елларга план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы һәм 2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы барышында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.


11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль, округ конкурс мәйданчыклары җиңүчеләре һәм призерлары, яшьләр иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. КФУның Филология һәм сәнгать институтында узган очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, КФУ ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Казан метросының төзелүче «Дубравная» станциясендә булды.

Метрополитенның бу станциясе Фучик һәм Дубравная урамнары арасындагы Зорге урамы буенда урнашачак, ул бик зур торак массивына хезмәт күрсәтәчәк.

Рөстәм Миңнехановка Казан метрополитенын төзү һәм аны үстерү перспективалары турында сөйләделәр, шулай ук метро линиясенең I һәм II схемасын күрсәттеләр.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чиләбегә эш сәфәре кысаларында татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.

“Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының елдан-ел күбрәк татарларны берләштерүенә чынлап сокланам”,- дип сәламләде Илдар Халиков очрашуга килүчеләрне.
Чиләбе өлкәсе татарлары белән очрашуда шулай ук Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Сергей Комяков, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Татарстан Республикасы уңышының төп өлешләре - нефть химиясе, автомобиль сәнәгате һәм "Иннополис". Мондый фикерне бүген Россия Федерациясе Президенты Андрей Белоусов VIII Самара регионара икътисадый форум кысаларында белдерде. Искәртик, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самарада бер көнлек эш сәфәрендә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International