ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы уңышының төп өлешләре - нефть химиясе, автомобиль сәнәгате һәм "Иннополис". Мондый фикерне бүген Россия Федерациясе Президенты Андрей Белоусов VIII Самара регионара икътисадый форум кысаларында белдерде. Искәртик, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самарада бер көнлек эш сәфәрендә.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Чиләбегә эшлекле сәфәре кысаларында бүген Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында Сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль һәм мәдәният хезмәттәшлеге турында килешүне гамәлгә ашыру буенча 2014-2017 елларга чаралар протоколы имзаланды.
Документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте рәисе Сергей Комяков имзаларын куйды.
Имзалау тантанасында шулай ук ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге вәкиле Ринат Садриев, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назил Насыйбуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Чиләбегә эшлекле сәфәре кысаларында “Ариант” холдингында булды.

Илдар Халиков Урал федераль округында ит продукциясе җитештерү буенча алдынгы предприятиенең мөмкинлекләре белән танышты. Монда җитештерүнең тулы циклы булдырылган: үз чимал базын формалаштырудан башлап, әзер ит продукциясен кулланучыларга сатуга кадәр.

Иртәгә, 2014 елның 12 сентябрендә ачык форматта “Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләр продукциясен базарларга чыгару” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның чираттагы утырышы булачак.

Икътисадый совет утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барачак.

Иртәгә, 2014 елның 12 сентябрендә, “2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы һәм 2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проекты турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша on-line режимында тапшырылачак.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Россия инновацион регионнары ассоциациясе комитетлары җитәкчеләренең киңәйтелгән утырышын бүген Самарада Татарстан Республикасы Президенты – РИРА Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. ТР Президенты Самарага бүген иртән бер көнлек эш сәфәренә килде.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы, чимал һәм азык-төлек базарларының торышын күзәтү буенча оператив штабның чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Чиләбегә эшлекле очрашуга килде.
Очрашуның төп максаты – җитештерү объектларын карау, шулай ук вакытлыча Чиләбе өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Борис Дубровский белән очрашу.

10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Әлки муниципаль районының Юхмачы авылында күп функцияле мәдәни үзәк ачылышында катнашты.

Бу чарада шулай ук Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры бүген Спас районында булды.

Ул район башлыгы Камил Нугаев озатуында Болгарда берничә җитештерү объектын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International