Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында С.Титов исемендәге Чаллы картон-кәгазь комбинатында картон чыгару буенча модернизацияләнгән линияне карап чыкты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, шәһәр мэры Васил Шәйхразыев озата йөрде.
Түбән Кама кешеләренең ничек эшләвенәТатарстанның гына түгел, бөтен Россиянең дә икътисадый хәле бәйле. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне Түбән Кама муниципаль районы активы белән очрашуда әйтте.
Татарстанда 2014 елда капремонт программасы буенча яңа уку елы башлануга барлык мәктәпләр дә тулысынча ремонтланган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылучы атналык киңәшмәдә хәбәр ителде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Кадерле дуслар! Барлык укучыларны, студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Горький исемендәге реконструкцияләнгән Үзәк мәдәният һәм ял паркында булды.
Исегезгә төшерәбез, паркта реконструкция уздырылды, монда заманча балалар мәйданчыклары ясалды, велосипедта һәм җәяү йөрүчеләр өчен маршрутлар уздырылды, мемориаль зона яңартылды, яңа фонтан төзелде.
Бүген Горький ис. паркта 30 август Республика көнен бәйрәм итү чаралары уза.