ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Зөя утрау-шәһәрчегендә булдылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Апас районына эш сәфәре белән барды. Ул яңа балалар бакчасын ачуда, халык җыенында катнашты, шулай ук район активы белән очрашты.


20
август, 2014 ел
чәршәмбе

Болгар тарихи-архитектура комплексы – ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегендә 1002нче объект. Ул 2014 елның июнендә ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы комитетының 38 нче сессиясе карары белән шушы исемлеккә кертелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар комплексын ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы сертификатны тапшыру тантанасында чыгыш ясаганда белдерде. Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Чарада ЮНЕСКО Генераль директоры Ирина Бокова, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россиянең ЮНЕСКОдагы даими вәкиле Элеонора Митрофанова һәм башка рәсми затлары катнашты.

Бүген Яңа Чишмә районының Кызыл Октябрь поселогында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылышы узды, анда 200 урынга исәпләнгән Мәдәният йорты һәм китапханә урнашачак. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты.
Бүген Болгарда борынгы шәһәрне ЮНЕСКО исемлегенә кертүгә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында үтте.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Россиянең ЮНЕСКО каршындагы даими вәкиле Элеонора Митрофанова, ТР Президенты ярдәмчесе һәм “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ Комиссиясенең ЮНЕСКО эшләре буенча җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Россиянең Бөтендөнья мирасы илкүләм комитеты президенты Игорь Маковецкий бар иде.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Ютазы районындагы эшлекле очрашуы барышында яңа универсаль спорт мәйданчыгын, индустриаль паркны һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен төзелгән йортны карады. Республика Хөкүмәте башлыгы шулай ук район активы белән очрашты.
Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Болгар тарих-археология комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә багышланган тантаналы чаралар кысаларында, Болгарда булды.

Ирина Бокова ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озатуында борынгы шәһәрнең тарихи һәйкәлләрен күздән кичерде. Кече манара янында кунаклар Буадан килгән туристлар белән аралашты. “Татарстан Болгар комплексының ЮНЕСКО исемлегенә керүе белән горурлана ала”, - диде Ирина Бокова.

19
август, 2014 ел
сишәмбе

Болгар комплексын ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы сертификатны тапшыру тантанасы “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша онлайн-режимда трансляцияләнәчәк.

Чара иртәгә, 2014 елның 20 августында, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында (Казан) уздырылачак.

Татарстан Республикасына эш визиты белән ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин каршы алдылар. Искәртик, Казанга килүнең төп максаты – Болгар комлексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертүгә багышланган чараларда катнашу.
Газ өчен түләү җыемы буенча Татарстан Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгылар рәтендә һәм “Газпром межрегионгаз” ҖЧҖ ширкәте белән исәп-хисаплар буенча, тотрыклы төстә, беренче урынны алып тора. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Брифинг ТР Хөкүмәте йортында, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International