Барлык республика проектларын уңышлы гамәлгә ашыру Татарстан икътисадының тотрыклылыгына бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы муниципаль районы активы белән очрашуда белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы муниципаль районына эшлекле сәфәргә килде. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Бавлы районы башлыгы Альберт Хәбибуллин.
2014 елның 23 августына мәгълүматлар буенча Татарстан Республикасында 962 мең гектар ашлык сугылган, ягъни мәйданнарның 62 %. Бөртеклеләрне тулаем җыю 2,1 млн. тонна тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр күләме 4 млрд. 404,63 млн. сум, ягъни 94% тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов I Халыкара хатын-кызлар конгрессында катнашучылар белән очрашты. Очрашуда Казандагы конгресс делегатлары булган Россиядәге чит ил вәкиллекләренең хатын-кыз хезмәткәрләре катнашты.