Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының СКА белән "Ак Барс" клублары арасындагы матчын карады. Шулай ук уенны Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, СКА хоккей клубы Директорлар советы рәисе – клуб президенты Геннадий Тимченко да карадылар.
Татарстан Республикасында 2014 елда авария хәлендәге торакны бетерү программасы буенча 529 торак йортның 3858 торак урынында яшәүче 9464 кешене күчерү күз алдында тотыла.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Чара гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан уздырылды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катншаты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан митрополиясе һәм Казан епархиясе идарәсе бинасында (Казан, Карл Маркс урамы, 9/15) узды.
Татарстан Республикасының хокук саклау органнары җитәкчеләренең координацион киңәшмәсенең киңәйтелгән утырышын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Татарстан Республикасы прокуратурасында узган утырышта төп мәсьәлә законсыз уен бизнесына каршы көрәш буенча өстәмә чаралар булды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика башкарма органнарының, ТР Югары һәм Арбитраж суд, хокук саклау органнары вәкилләре, мниципаль берәмлекләр башлыклары һәм Казан, Чаллы, Әлмәт прокурорлары, ТР прокуратурасы Идарәсе һәм бүлекләре начальниклары катнашты.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең һәм “Федераль кадастр палатасы” ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалының мөһим роле күчемсез мөлкәт базары эшчәнлеген оештырудан гыйбарәт дип билгеләп үтте бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов казанда узган ведомстволарның йомгак коллегиясенең киңәйтелгән утырышында.
Алексей Песошин Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары итеп билгеләп куелды.
Әлеге Указга бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имза салды.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елның декабрь азагында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфасына Алексей Песошин кандидатурасы республика парламенты тарафыннан расланды.
Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә, Россия прокуратурасы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре якынлашуы уңаеннан, Татарстан прокуратурасы органнарында хезмәт итүчеләр өчен бәйрәм чарасы оештырылды. Республика прокуратурасы вәкилләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Тантанада шулай ук ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республиканың хокук саклау органнары җитәкчеләре, Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмиров катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең яңа башлыгы итеп Алмаз Хисаметдинов билгеләп куелды. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга имза салды.