Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Брюссельдә (Бельгия) Халыкара студентлар спорт федерациясе башкарма комитеты утырышында чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов, 2019 елгы кышкы Универсиаданы уздыруга Россиядән кандидат буларак, Красноярск шәһәрен тәкъдир итү өчен Россия Федарациясе делегациясе составында Брюссельдә иде.
Татарстан Президенты искә төшергәнчә, 2013 елның июлендә Казанда XXVII Бөтендөнья студентларының җәйге спорт уеннары –Универсиада уңышлы узган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IMEC микроэлектроника һәм композит материаллар институтында (Бельгия) булды. Искәртеп үтик, Татарстан Президенты 8-9 ноябрьдә Брюселльдә эш визиты белән. IMECка 1984 елда коммерцияле булмаган оешма буларак нигез салынган, аның эшчәнлегенә Директорлар советы күзәтчелек итә, аның сотавында сәнәгать, университетлар һәм Фландрия хөкүмәте вәкилләре бар.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Брюссельгә (Бельгия) килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Ростов өлкәсенә эш визиты кысаларында Таганрог металлургия заводында һәм Бериев исемендәге ТАНТКта булды.
Бүген Ростов-на-Донуда Татарстан делегациясенең визиты кысаларында Татарстан Республикасы белән Ростов өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документ астында имзаларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев куйдылар.
Бүген Ростов шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика делегациясе визиты кысаларында Ростов өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашты. Очрашуда өлкә губернаторы Василий Голубев та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенә эш визиты кысаларында "Ростсельмаш" комбайннар заводы” ҖЧҖнең җитештерү мәйданчыкларында булды. Аны Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев озата йөрде. Татарстан делегациясе составында предприятиедә шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, "Ак Барс Холдинг" ААҖ генераль директоры Иван Егоров та булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Ростов өлкәсенә килде. Ростов аэропортында аны өлкә губернаторы Василий Голубев каршы алды. Татарстан делегациясе составына шулай ук республиканың кайбер министрлыклары, эре предприятиеләре җитәкчеләре дә керә.