Бүген ТР Чүпрәле муниципаль районы советы депутатлары Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе постына Александр Шадриков кандидатурасын расладылар. Утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Татарстан Республикасы гомуми кулланыштагы авиация өлкәсендәге проектлар үсеше өчен пилот регион булырга әзер.Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гомуми кулланыштагы авиация үсеше мәсьәләләре буенча РФ Президенты каршындагы комиссия утырышында хәбәр итте.
Утырыш “Казан” халыкара аэропорты территориясендә узды, анда РФ Президенты ярдәмчесе – Гомуми кулланыштагы авиация үсеше мәсьәләләре буенча РФ Президенты каршындагы комиссия рәисе Юрий Трутнев,РФ Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, “Ачык Хөкүмәт” мәсьәләләре буенча РФ министры Михаил Абызов,Росавиация вәкилләре һ.б. катнашты.