ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2013 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы башкаласына Финанс мониторингы буенча федераль хезмәт директоры Юрий Чиханчин эш визиты белән килде. “Казан” халыкара аэропортында Юрий Чиханчинны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
ТР Хөкүмәт йортында,ТР Президентының эш бүлмәсендә Рөстәм Миңнеханов белән Юрий Чиханчин әңгәмә кордылар. Алар милли иминлеккә куркыныч янаучы төп чыганакларның берсе буларак террорчылыкны финанслауга каршы көрәш чаралары буенча фикер алыштылар.

28
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Россиягә Франция Президенты Франсуа Олландның эш визиты кысаларында берничә документ имзаланды.
Имзалар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән Франция Президенты Франсуа Олландның очрашуы барышында куелды.
Бүген Татарстанның Министрлар Кабинеты утырышы узды, аның барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар (шәһәр округлары) арасында Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары, планлаштырылган күрсәткечләргә ирешү турында, 2013-2015 нче елларга килешүгә кул куелды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Югары Арбитраж мәхкәмәсе рәисе урынбасары Василий Витрянский белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Анда Татарстан ягыннан ТР Арбитраж мәхкәмәсе рәисе Николай Новиков, ТР Президентының дәүләт-хокук идарәсе җитәкчесе Фәридә Волкова, ТР сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев катнашты.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты, “Татнефть”ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов “Татнефть”ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Директорлар советы утырышы барышында гыйнварда “Татнефть” ААҖ бюджеты үтәлешенә нәтиҗә ясалды һәм 2013 елның март ае бюджеты расланды.

27
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Түбән Кама муниципаль районы белән Түбән Кама шәһәренең берләштерелгән хисап сессиясендә 2012 елда социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясалды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Түбән Камага эшлекле сәфәре кысаларында төзелүче поликлиниканы карап чыкты. ТР Хөкүмәте башлыгын республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Фаррахов һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин озата бардылар.
Чистай муниципаль районы елына 15-20 процент сәнәгать үсешенә ирешә ала”, - дип саный бүген Чистайда булып киткән ТР Премьер-министры Илдар Халиков.

26
февраль, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты попечительләр советының күчмә утырышында катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов КФУның Филология һәм сәнгать институты һәм Фундаменталь медицина һәм биология институтының фәнни-белем бирү үзәкләре белән танышты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан (Идел буе) федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты фәнни-белем бирү үзәгендә булды.Аны КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов,ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов озатып йөрде.Алар уку аудиторияләре һәм лабораторияләрен карадылар, яшь галимнәрнең эшләре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International