ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров чакыруы буенча РФ ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең гомуми җыелышында катнашты. Җыелыш Мәскәүдә Россия Тышкы эшләр министрлыгы бинасында узды һәм Россия төбәкләренең ЮНЕСКО белән хезмәттәшлегенә багышланган иде.

“Республиканың, илнең киләчәге профессионаллардан тора. Сезнең һәркайсыгыз кимендә бер, ә иң яхшысы, берничә юнәлештә яхшы белгеч булырга тиеш”. “Кадрлар резервы” республика проектының төрле еллардагы финалистлары һәм быелгы катнашучылары белән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган бүгенге очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты. Анда сәләтле яшьләр белән эшләүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, министрлык-ведомстволарда практика узуның барышы, проектта катншучыларны эшкә урнаштыру белән бәйле актуаль мәсьәләләр күтәрелде.

Татарстан җитәкчелеге Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсе хезмәткәрләренә Универсиадада куркынычсызлык тәэмин итү буенча зур өметләр баглый. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия дәүләт иминлеге органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
Бүген РФ Хөкүмәт Рәисе урынбасары Ольга Голодец видеоконференция режимында үткәргән бөтенроссия киңәшмәсендә сәламәтлек саклауны модернизацияләү, балалар бакчаларында урыннар булдыру буенча төбәк программаларын гамәлгә ашыру һәм грипп эпидемиясе була калса, аңа әзерлек турында сүз барды.

19
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
“Татнефть” Сколково территориясендә ачылачак Фәнни-техник үзәгендә башлангыч этапта өч төп юнәлешне үстерергә планлаштыра. Бу хакта бүген “Сколково” белән “Татнефть” арасында тиешле Килешү имзанлагач, Фәнни-техник үзәкне тәкъдим итү тантанасында компаниянең ТатНИПИнефть институты директоры Равил Ибәтуллин белдерде.
19 декабрьдә Мәскәү өлкәсенең “Сколково” технопаркы территориясендә “Татнефть” ААҖ нең Фәнни-техник үзәген ачу турында Килешү имзалау тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Сколково” фонды президенты Виктор Вексельберг, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов катнашты.

18
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Россия Федерациясе Федераль Җыен Дәүләт Думасы Энергетика комитеты һәм “Россия төзүчеләр берлеге” гомумроссия тармакара эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәсе арасында кече энергетика секторын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында Килешү имзалады.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Кораллы көчләр Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе җитәкчесе - РФ Кораллы көчләр Генераль штабы җитәкчесе урынбасары Василий Смирнов белән очрашты.

15
декабрь, 2012 ел
шимбә

Бүген Казанның Халыкара аэропортында 1А терминалы рәсми рәвештә ачылды. Яңа терминал агымдагы елның 7 ноябрендә сынау режимында җибәрелгән иде. Берничә көн элек 1А терминалының халыкара рейсларга хезмәт күрсәтә башлавы билгеле булды.

Казанның торак йортларда балалар бакчасы ачу буенча яхшы тәҗрибәсе бар. Бу хакта бүген Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Татарстан башкаласына эшлекле сәфәре кысаларында, “Егоза” шәхси балалар бакчасында белдерде. И.Шуваловны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International