ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2012 ел
җомга
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурса провинциясендә Sisecam компаниясенең пыяла фабрикасында булды. Республика башлыгы җитештерү белән танышты, шулай ук компания җитәкчелеге белән “Алабуга” МИЗда инвестицион проектны тормышка ашыру мәсьәләсе турында сөйләште.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Төркия Республикасына килеп җитте. Аны Бурса провинциясенең "Енишеһир" халыкара аэропортында провинция губернаторы Шахабеттин Харпут каршылады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәрендә булды. Алар эш сәфәре кысаларында Хан сараен карады һәм Табиб йорты, һөнәрчелек остаханәләрен ачу тантанасында катнашты.
Бүген һәркайсыбызның күңелендә кечкенәдән уелып килгән кадерле бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара Укытучылар көне билгеләп үтелә. Казанда мөгаллимнәрне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында хөрмәтләделәр.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Голландиянең DSM компаниясе генераль директоры һәм идарә рәисе Фейке Сибесманың Хөкүмәт йортында үткән очрашуында хезмәттәшлек перспективалары һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре каралды.

Бүген ТР Хөкүмәт йортында “Татспиртпром” ААҖ белән “Русский алкоголь” ЯАҖ хезмәттәшлеге турында беркетмә имзаланды. Имза кую чарасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Русский стандарт” холдингы президенты Рөстәм Тарико катнашты.


4
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков гражданнар оборонасына бәйле Бөтенроссия укуларын уздыру буенча селектор киңәшмәдә катнашты, аны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Мәскәүдә Россия Иҗтимагый телевидениесе советының беренче утырышында катнашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов CNH International компаниясе генераль директоры Франко Фузиньяни белән очрашты.

3
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ИКОМОС экспертлары белән бергә Зөя утрау-шәһәрчегендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International