ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2012 ел
сишәмбе
Казандагы Республика клиник хастаханәсе белән Балалар республика клиник хастаханәсе арасында Роналд Макдоналд йорты – Россия Федерациясендә беренче бушлай кунакханә салыначак. Бүген шушы 2 катлы йорт төзелешенең беренче ташын салу тантанасына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Роналд Макдоналд Йорты”/”Дом Роналда Макдоналда” хәйрия фонды идарәсе рәисе, “Макдоналдс”ның Россиядәге һәм Көнчыгыш Европадагы Президенты Хамзат Хасбулатов килде. Әлеге чарада ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары һ.б. катнашты.

27
август, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген “Татнефть” ААҖ нең әйдәп баручы һәм алдынгы структура бүлекләре коллективының берсе 60 еллык юбилеен бәйрәм итә. Бәйрәм тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов катнаша.
Бүген Әлмәттә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татанефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Анда компаниянең узган 7 айда бюджеты үтәлеше, 2012 елның беренче яртысында финанс-хуҗалык эшчәнлеге тикшерелеп, сентябрь аена план расланды.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Казан 2013” Башкарма дирекциясе белән “Газ сәнәгате иминият җәмгыяте” (“СОГАЗ”) ААҖ арасында ниятләр Килешүенә кул куелды. Чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Документны “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов белән “СОГАЗ” ААҖ идарә рәисе Сергей Иванов имзалады.
Бүген ТР Президенты – җәмгыятьнең Директорлары советы рәисе Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар Советы утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында үтте.

25
август, 2012 ел
шимбә
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан IT-паркының Яр Чаллыдагы икенче мәйданчыгын ачуда катнашты. Чарада шулай ук РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Н.Никифоров, вице-премьер - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Яр Чаллы мэры Васыйл Шәйхразиев, "КАМАЗ" ААҖ гендиректоры Сергей Когонин һ.б. катнашты.
Бүген ТР Пезиденты Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыда "Көнбагышлар" ("Подсолнухи") микрорайоны төзелешенең проекты белән танышты. Монда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирелә.
Бүген иртә белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай районының Сосновый бор поселогында булды, "Камский бекон" компанияләре төркеменең 5040 дуңгыз өчен төзелгән яңа терлекчелек комплексын карады.

24
август, 2012 ел
җомга
Бүген, танылган татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил үлеменең 68 еллыгы алдыннан Мәскәүдә аңа багышланган һәйкәл ачылды. Һәйкәлнең тантаналы ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Мәскәүнең Регионара хезмәттәшлек, милли сәясәт һәм дини оешмалар белән элемтә департаменты җитәкчесе Юрий Артюх, Россия мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин, Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова катнашты.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мордовия Республикасы Саранскида эш сәфәрендә. Сәфәрнең төп максаты - мордва халыкларының Россия халыклары белән берләшүенә 1000 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International