ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан законнарын имзалады.
Финляндиягә сәфәр кылу, III Россия-Ауропа инновацион форумында катнашу безнең белгечләргә электр энергиясен саклау өлкәсендәге эшләнмәләр, энергия саклаучы технологияләрне файдалану мөмкинлекләре белән якынрак танышу мөмкинлеге булыр дип ышанабыз. Бу хакта ММЧ вәкилләренә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков форумның пленар утырышы төгәлләнү белән белдерде.
Безгә инновацион инфраструктураны үстерү, производствога инновацияләр кертү буенча Евросоюз тәҗрибәсен өйрәнү кызыклы. Бу хакта бүген III Россия-Ауропа инновацион форумы пленар утырышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп белдерде.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Финляндия Республикасында эш сәфәрендә. Ул III Россия-Европа инновацион форумы һәм Европа бизнес-инновацион үзәкләр челтәренең XXI еллык конгрессында катнаша.
АТЭСта катнашучы илләрдән 3,5 меңнән артык кунак ТР башкаласында 20 майдан 5 июньгә кадәр узган “Азия-Тын океаны икътисади хезмәттәшлеге” форумы чаралары кысаларында Казанда булдылар. Казанда барлыгы 37 төрле утырыш, семинар, киңәшмә, эш төркемнәренең һәм комитетларының утырышлары үтте.

11
июнь, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Яшел Үзән шәһәре Сабантуенда катнашты. Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары арасында Россия финанслар министры урынбасары Алексей Лавров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Яшел Үзән районы башлыгы Сергей Батин һ.б. каташты.

Бүген Теләчедә Сабантуй бәйрәме узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Сабантуйның дәрәҗәле кунаклары арасында СКА хоккей клубы президенты Геннадий Тимченко, Россия Теннис федерациясе Попечительлек советы әгъзасы Андрей Бокарев, Әстерхан өлкәсе Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Анвер Алмаев та бар иде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Даби фонды генераль директоры Мөхәммәт Сәеф Әл Суваиди белән очрашты.

10
июнь, 2012 ел
якшәмбе
Бүген “Татарстан” меди-клубының пленар утырышы узды. Утырыш Казанда “Сәфәр-Отельдә” үткәрелде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бүген Болгарда Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган тантаналы чаралар уза. Анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре советы рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International