ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2012 ел
дүшәмбе

Әзербайҗанга эш визиты белән килгән ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан делегациясе әгъзалары белән бергә Бакуда Гейдар Алиев каберенә, Милли лидерның хатыны истәлегенә куелган мемориалга һәм Һәлак булган батырлар аллеясындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Бакуда Әзербәйҗан Президенты Илһам Алиев белән очрашты.

ТР Премьер министры Илдар Халиков ике көнлек эш сәфәре белән Әзербәйҗанга килде. Гейдар Алиев исемендәге Баку халыкара аэропортында Татарстан Хөкүмәте җитәкчесен Әзербәйҗанның гадәттән тыш хәлләр министры Кемаледдин Гейдаров, Россиянең Әзербәйҗандагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Владимир Дорохин, Татарстанның Әзербәйҗандагы даими вәкиле Наил Зарипов каршылады.

4
март, 2012 ел
якшәмбе
Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җәмәгате Сәкинә ханым белән Казандагы 57 нче сайлау участогында РФ Президентын сайлап тавыш бирделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда республикадан ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов катнашты.
Бүген ил халкы Россия Президентын сайлый. Моңа кадәр узган Президент сайлауларыннан аермалы буларак, бу юлы Илбашы биш елга түгел, ә алты ел вакытка сайлана.

3
март, 2012 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм чит ил инвестиция фондлары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда киләчәктә ТР да ИТ тармагын үстерү, югары технологияле проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук Татарстанда эшләү өчен яшь белгечләрне җәлеп итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

2
март, 2012 ел
җомга
Бүген “Пирамида” сәхнәсендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-күзлегеннән” республика конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. “Татарстан хатын-кызлары” республика иҗтимагый оешмасы белән ТР Профсоюзлар федерациясе гамәлгә куйган әлеге бәйгенең 15 еллык тарихы бар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе һәм ТР Хөкүмәтенең быел 30 гыйнварда кабул ителгән 126 нчы күрсәтмәсе буенча, муниципаль мәктәпләрдә капиталь ремонт ясау программасы кысаларында башкарыласы эшләр исемлегенә, мәктәпләрне тикшергәннән соң, бүлмәара ишекләрне алыштыру, мәктәп санитар узелларны ремонтлау да өстәлде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында, муниципалитетлар белән берлектә видеоконференция рәвешендә, “ТКХны реформалауга ярдәм фонды турында”гы 185 нче федераль законны быел республикада тормышка ашыру һәм мәктәпләрне капиталь төзекләндерү мәсьәләләре буенча республикакүләм киңәшмә үткәрелде. Әлеге киңәшмәгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International