ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Кощак кирпеч заводы – иң заманча җиһазлар куелган дөнья дәрәҗәсендәге предприятие. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Питрәч районындагы Кощак авылында урнашкан предприятие белән танышу барышында әнә шулай дип белдерде.
Бүген, Ватанны саклаучылар көнендә, Татарстан эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең 54 гаиләсенә Казанның “Кояшлы шәһәр” микрорайонында урнашкан йортта фатир ачкычлары тапшырылды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Мамадыш трактында “SELGROS CASH &CARRY” күпләп (оптовая) сәүдә үзәге ачылышы тантанасында катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Бүген Казанның “Кояшлы шәһәр” микрорайонында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы төстә “Көнбагыш” балалар бакчасы ачылды.

22
февраль, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Питрәч районына сәфәр кылды. Ул иң элек “Сөләйманов” гаилә фермасында булды, әлеге терлекчелек комплексында терлекләрне кышлату һәм Питрәч районында шәхси фермерлыкны үстерү шартлары белән кызыксынды. Бүгенге көндә районда 7 терлекчелек фермасы, бер умарталык һәм бер тәвә кошы фермасы эшли.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Ватан сакчылары көненә багышланган тантана узды. Ватан сакчыларының төрле буын вәкилләрен – Бөек Ватан сугышы, әфган сугышы ветераннарын , башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, ата-бабалары сайлаган юлны дәвам итүче яшьләр һ.б. котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков килгән иде.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районында булды. Республика Президентының эш сәфәре социаль ипотека һәм ветераннарның торак шартларын яхшырту программалары буенча төзелгән йорт белән танышудан башланды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районында эш сәфәрендә. Сәфәр программасында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 27 фатирлы торак йортта булу, “Кама” спорт-савыктыру комплексы белән танышу каралган. Әлеге комплекс тәүлеккә 740 кешене кабул итүгә исәпләнгән.

21
февраль, 2012 ел
сишәмбе
Хәзер Казанда метроның беренче линиясе төзелешен дәвам итү буенча актив эш алып барыла. Бу хакта бүген 2013 елгы Универсиадага кадәр 500 көн калу уңаеннан уздырылган брифингта Җир асты транспорт корылмалары тезелеше буенча дирекция җитәкчесе Анатолий Церцеил белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International