ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2012 ел
сишәмбе

Бүген “ТАИФ” ААҖ офисында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Түбән Каманың “ТАИФ-НК” ААҖ һәм Американың «KBR, Inc.» («Kellogg Brown & Root») инженер-төзелеш һәм сервис компаниясе арасында килешү имзаланды. Документка “ТАИФ-НК” генераль директоры Әмир Кәлимуллин һәм «KBR» компаниясенең беренче президенты, Директорлар советы әгъзасы Тим Чалланд кул куйды.

Күп балалы гаиләләргә Татарстанда бушлай җир кишәрлеге бирү буенча РФ Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә кергән “ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 90 нчы ТР законына ярашлы рәвештә, Татарстанда җир сорап 6830 гаилә (аларның иң күбе Казанда – 1328) гариза белән мөрәҗәгать иткән, шуларның 8,2 проценты электрон формада, ә Казан буенча алынган гаризаларның 20 проценты электрон; гаризаларның 4618е теркәлгән һәм аларның 91 процентында торак төзү максаты белдерелә – 13 февраль мәгълүматлары әнә шундый.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Хендэ Мотор СНГ” компаниясе генераль директоры Бюн Квон Лим белән очрашты. Очрашу барышында яклар 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек һәм аны үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы һәм «Hyundai» компаниясе арасындагы хезмәттәшлеккә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышты.

13
февраль, 2012 ел
дүшәмбе
Чирмешән муниципаль район Советының бүген узган хисап утырышында 2011 елда башкарылган эш йомгаклары игълан ителеп, агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Утырыш ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узды. Чарага предприятие-оешмалар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар, эшмәкәрләр чакырылган иде.
Бүген республика Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның Ютазы муниципаль районына сәфәре кысаларында Ютазы район советының хисап утырышында катнашты. Утырышта катнашучылар арасында шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау, сәнәгать һәм сәүдә министрлары урынбасары һәм башка рәсми затлар бар иде.
Бүген ТР Яшел Үзән районы Советының XVI сессиясендә 2011 елга нәтиҗә ясадылар. Сессиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәннең эчәргә яраклы суны чистартуның заманча алымнары кертелгән, реконструкция эшләре башкарылган Көнчыгыш су алу җайланмасы станциясендә булды.

11
февраль, 2012 ел
шимбә
Транспорт комплексы республиканың үсешен билгели. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.
011 елда Татарстан Республикасында 1823 алданган өлешләп түләүчеләр өчен гомуми мәйданы 160 мең кв. метр булган 19 торак йорт файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында төзелеш һәм торакны файдалануга тапшыруга багышланган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.
Гыйнвар аенда Татарстанда 243 мең кв. м. торак тапшырылган, бу еллык бурычның 10 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында төзелеш һәм торакны файдалануга тапшыруга, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүгә, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча адреслы программаны гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International