ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2010 ел
сишәмбе
Агымдагы елның 7 аенда Татарстанда сальмонеллез йоктыруның 595 очрагы теркәлгән. Авыручылар саны 100 меңгә 15,5не тәшкил иткән. Республикада чирләү очраклары киң таралган территорияләр булып Түбән Кама, Азнакай, Чистай районнары һәм Казан шәһәре санала. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Трифонов катнашында үткән брифингта билгеле булган.
16 августтан 12 сентябргә кадәр, балигъ булмаганнар арасында юл һәлакәтләре санын киметү, димәк, балаларны транспорт астында һәлак булудан, имгәнүдән саклау максатында, “Игътибар – балалар!” дигән Бөтенроссия комплекслы профилактикалау чаралары уздырыла, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында журналистлар белән очрашу барышында республика ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов.

16
август, 2010 ел
дүшәмбе
Татарстанга 3 көнлек визит белән Төркмәнстан Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Назаргулы Шагулыев җитәкчелегендәге делегация килде. Делегация составында Төркмәнстан автомобиль транспорты министры Гурбан Хангулыев, элемтә министры Овлягулы Җомагулыев, “Төркмән һава юллары” җитәкчесе Батыр Какалыев, диңгез һәм елга транспорты буенча дәүләт хезмәте җитәкчесе Мейлис Мутдиков бар. Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан делегациясе вәкилләрен кабул итте.

13
август, 2010 ел
җомга
Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров белән очрашты. Очрашуда муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына сайлауларны уздыруга әзерлекнең барышы хакында сүз барды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Билгеле булганча, муниципаль сайлаулар 2010 елның 10 октябренә билгеләнгән.
Бүген Мәскәүдә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубков РФ субъектлары башкарма хакимият органнары җитәкчеләре белән “2010 елгы корылык китергән нәтиҗәләрне киметүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыру турында” дигән мәсьәлә буенча селектор киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

12
август, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Беларусь Татарстан белән тауар әйләнешенең артуына исәп тота. Бүген Беларусь Премьер-министры Сергей Сидорскийның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы вакытында сүз әнә шул хакта барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Беларусь Республикасына килде. ТР делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев һәм башка рәсми затлар бар.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Роснанотех” дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында нанотехнологияләр һәм наноиндустрияне үстерү өлкәсендә Хезмәттәшлек итү турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча координация советының киңәйтелгән утырышы узды. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

“Татарстан 2015 елга кадәр наноиндустрияне үстерүдә комплекслы программа эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла торган Россия Федерациясенең беренче төбәге булды”, - дип ассызыклады киңәшмәдә Илдар Халиков.

11
август, 2010 ел
чәршәмбе
Башкаланың Стадион урамында социаль ипотека программасы нигезендә сафка баскан 6 нчы санлы йортта бу көннәрдә өй туйлары. Чын мәгънәсендә “бәхет” ачкычларын кулларына алган гаиләләр яңа торакка күчү белән мәшгуль. Бүген бу гаиләләрнең шатлыгын уртаклашырга бирегә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде.

10
август, 2010 ел
сишәмбе
Бу көннәрдә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге илнең авиация сәнәгатен үстерү перспективалары турында сөйләшү мәйданына әйләнде. Бүген биредә бишенче тапкыр “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” дигән халыкара күргәзмә эшли башлады. 13 августка кадәр дәвам итәчәк бу масштаблы чараны ТР Министрлар Кабинеты РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә оештырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International