ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2017 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов орлыкчылыкның торышы турында хәбәр итте. Ул ассызыклаганча, сыйфатлы орлык – мул уңыш нигезе.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә республика муниципаль районнары башлыклары катнашты.

2017 елда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлекнең күпфатирлы торак йортларның капиталь ремонт объектларында 3 мең 702 тикшерү уздырылган, нәтиҗәдә 17 муниципаль районда 54 куркынычсызлык техникасын бозу факты ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә республиканың муниципаль районнары башлыклары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында республика дәүләт һәм муниципаль вазифаларны башкаручы затлар өчен коррупциягә каршы закон таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча семинар узды

Семинарда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, төбәкнең дәүләт түрәләре, муниципаль район башлыклары, министрлыклар һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов HUAWEI компаниясе офисында булды. Анда заманча технологияләр үзәген тәкъдим итү чарасы узды. Биредә компания белгечләре Рөстәм Миңнеханов шәһәр инфраструктурасы, электрон хөкүмәт, энергетика һәм банк системасы белән идарә итү системасы белән таныштырдылар. Татарста Президенты билгеләгәнчә, HUAWEI мәгълүмат коммуникацияләре өлкәсендә продукция җитештерүче компанияләре арасында дөньяда һәм Россиядә алдынгыларның берсе. Россиядә аның офисы Мәскәүдә 20 ел элек 1997 елда ачылган. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Шэньчжэнь шәһәре мэры Чэн Жугуй әфәнде белән очрашты. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Кытай CHTF Югары технологияләр күргәзмәсендә булды һәм Шэньчжэнь шәһәре Күргәзмә үзәге идарәсе рәисе Су Ян Вэй белән очрашты. 

CHTF Югары технологияләр күргәзмәсе - Көньяк-Көнчыгыш Азия күргәзмә чараларының иң эреләренең берсе. Ул Шэньчжэнь шәһәре Күргәзмә үзәге территориясендә 280 кв. метр мәйданда уза. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Түбән Кама муниципаль районының Түбән Кама шәһәре белән Сычуань провинциясенең Мэйшань шәһәре арасында Хезмәттәшлек турында килешү һәм Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәре белән Чжэцзян провинциясенең Юйхуань шәһәре арасында Хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.

Документлар Рөстәм Миңнехановның Сычуань провинциясенең Мэйшань шәһәре мэры Ло Цзямин белән һәм Чжэцзян провинциясенең Юйхуань шәһәре мэры У Цайпин белән очрашу барышында имзаланды. Татарстан Республикасы ягыннан документка Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама шәһәре башлыгы Айдар Метшин һәм Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәре башлыгы Сергей Димитриев кул куйды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында  Тidfore Heavy Equipment Group компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу йомгаклары буенча Татарстан Республикасы ИБФ Үсеш фонды белән Tidfore Heavy Equipment Group компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды. Татарстан ягыннан документка Фонд президенты Линар Якупов кул куйды. 


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Шэньчжэнь шәһәренә килде. Биредә ул Кытай югары технологияләр күргәзмәсен карый һәм берничә эшлекле очрашу үткәрә. Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР Президенты ярдәмчеләре Радик Гыйматдинов,  Альберт Нафигин һәм Роберт Миңнегалиев, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, ТР Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриев, "АК БАРС" ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев һәм башка рәсми затлар бар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Килемар районында автотрассадагы фаҗигага бәйле рәвештә Марий Эл Республикасы Башлыгы Александр Евстифеевка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International