Салым декларациясен Татарстан халкы өйдән чыкмыйча гына бирә ала. Моның өчен Россия федераль салым хезмәте сайтында "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты "ннан файдаланырга мөмкин.
"Сервис ярдәмендә НДФЛ салым декларациясен интерактив режимда тутырып була. Электрон имза куелган декларация салым органына җибәрелә һәм аның статусын карап тору өчен ачык кала", – дип сөйләде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.
Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин бүген Россиядәге Бельгия-Люксембург сәүдә палатасы вәкилләре белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Калифорния штатына (АКШ) эш визиты белән килде. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәхетдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика махсус икътисадый зоналары һәм предприятиеләре җитәкчеләре озата йөри.
Татарстан Республикасында 2017 елның 1 апрелендә торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экология ике айлыгы башланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасында язгы кыр эшләре берничә көннән башланачак һәм чәчү мәйданнары 2,9 млн. га килеш сакланып калачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча 158 мең кв. метрга 4 мең 333 сатып алу шартнамәсе төзелгән, бу шартнамәләрнең гомуми санының 88%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Иннополиста Росприроднадзорның йомгаклау коллегиясе кысаларында Россия Федерациясе Табигать байлыклары һәм экология министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Татарстан Республикасы һәм Красноярск крае арасында кар барсы популяциясен торгызу буенча дүрт яклы килешү имзаланды. Соңрак Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәлә буенча эшче киңәшмә уздырды.
Татарстан өчен табигатьтән файдалану өлкәсендә контроль һәм күзәтчелекнең нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук табигатькә тискәре техноген йогынтыны чикләү мәсьәләләре һәрвакыт өстен булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте (Росприроднадзор) коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Чара Иннополиста узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Хлопонин, Росприроднадзор җитәкчесе Артем Сидоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.
Татарстан калдыклар ягу заводы проектыннан без баш тартсак, инде беркайчан да калдыкларны утильләштерү проблемасын тиешенчә хәл итә алмаячакбыз. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста узган Росприродназор коллегиясе утырышында белдерде. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Хлопонин катнашты.
Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Хлопонин Казан (Идел буе) федераль университетында булды.
КФУның төп корпусы залында Александр Хлопонин экология, геология һәм нефть-газ технологияләре факультетлары студентлары белән очрашу уздырды.