ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

Беларусь Президенты Александр Лукашенко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлады. Котлау телеграммасында, аерым алганда, әйтелә: "Беларусьта Сезнең Беларусь Республикасы белән Россия Федерациясе арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән ярдәмегезне югары бәялиләр". 

Бүген РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка туган көне белән котлау телеграммасын юллады.

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлады.

Татарстан Республикасындагы һәр дүртенче ипотека кредитын ВТБ24 бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ24 банкы җитәкчеләренең һәм төбәк идарәчеләренең киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Чара Казанда "Корстон" КСКК мәйданында узды. 

Сәламләү сүзе белән башта ВТБ24 президенты урынбасары - идарәсе рәисе Вячеслав Воробьев чыгыш ясады. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президенты Аппараты һәм Министрлар Кабинеты эшләре идарәчесе Маммәтнияз Нурмаммәдов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 3 нче гимназиясендә "Экология дәресе" республика акциясе кысаларында үткәрелгән экология буенча ачык дәрестә катнашты. Чарада шулай ук Табигатьттән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров, Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. 

 

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, 60 яшьлек юбилее белән котлап, телеграмма юллады. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән телефоннан сөйләште.  

Әңгәмә барышында Алмазбәк Атамбаев Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа барлык башлангычларында да уңышлар, нык сәламәтлек һәм бәхет теләде. Моннан тыш, Кыргызстан Президенты Татарстан Республикасына, Россия Федерациясенең бер төбәге буларак,  киләчәктә дә үсеш, тынычлык һәм тотрыклылык теләде.  

Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны туган көне белән тәбрикләде.  

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән телефоннан сөйләште.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов, аерым алганда, Рөстәм Миңнехановны  60 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа бәхетле тормыш, сәламәтлек һәм уңышлы киләчәк теләде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International