Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанынының Сәүдә һәм инвестицияләр министры Мәҗед Әль-Кассаби һәм Гарәп дәүләтләре хезмәттәшлеге советы Генераль секретаре Абделлатыйф бин Рашид Әль-Зәйяни белән очрашуда Татарстан Республикасы һәм Согуд Гарәбстанының сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләре үсеше мөмкинлекләре турында сөйләште.
Бүген Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ике Изге урын саклаучысы, Согуд Гарәбстаны Мәлиге Галиҗанәп Салман бин Абдел Азиз Әль-Согуд белән очрашты. Әңгәмә башланганда яклар бер-берсен җылы сәламләделәр һәм 2014 елның октябрендә Согуд Гарәбстаны Мәлиге исеменнән кабул итү мәҗлесе кысаларында очрашуларын искә төшерделәр.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, 2015 елның ноябрендә Согуд Гарәбстаны Мәлиге белән Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның беренче очрашуы Россия Федерациясе белән Согуд Гарәбстаны арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен мөһим этәргеч булды. Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты исеменнән сәламнәр һәм күркәм теләкләр һәм Владимир Владимирович Путинның Галиҗанәпләрен Россиягә визит белән чакыруын тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы делегациясенең Эр-Риядта эш программасы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов SALIC Согуд инвестицион компаниясе башкарма директоры Абдалла Дубәйхи белән очрашты. Алар авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчеләре Радик Гыйматдинов һәм Камил Исхаков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Данис Вәлиев, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, "Ак Барс" банк ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән Согуд Гарәбстанына килде. Эр-Рияд халыкара аэропортында аны Россия Федерациясенең Согуд Гарәбстанындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе һәм Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Даими вәкиле Олег Озеров, Эр-Рияд провинциясе Губернаторы принц Фәйсал бен Бандар, Согуд Гарәбстанынының Сәүдә һәм инвестицияләр министры, Россия-Согуд Гарәбстаны хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Мәҗед Әль-Кассаби каршы алды.
Бүген “ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта (Казан) Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгының 2016 ел өчен хисап коллегиясе узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина,ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, чит ил инвестор-компанияләр вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәре (Югары Ослан муниципаль районы) үсешенә кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне ачып билгеләгәнчә, бүгенгә төп мәсьәләләр - Иннополиска яңа резидентларны җәлеп итү эше һәм Иннополис территориясендә эшләүче компанияләрне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Alstom Россия компаниясе президенты Филипп Пегорье белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан мэры Илсур Метшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Alstom Россия компаниясе вәкилләре үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасында 2016 елда авыл хуҗалыгы оешмалары 5 меңнән артык берәмлек техника һәм җиһазларны алган, гомуми бәясе 6 млрд. сум тирәсе. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хабәр итте.
Киңәшмәне видеконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Авыл хуҗалыгы оешмаларында техника күләме турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, техника паркын максатчан яңарту - җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәлегенең төп факторларының берсе.
Татарстан Республикасында 2017 елның 3 февраленә 339,5 мең кв. м. торак, ягъни планның14,1%ы гамәлгә кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән уртак утырышында катнашты.
Коллегия «2016 елда Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү ярдәмче территориаль системасы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2017 елга бурычлар кую» темасына багышланды.
Чарада катнашучыларга ведомствоның 2016 елдагы эшчәнлеге турында видеофильм күрсәттеләр.