XIII Бөтенроссия Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын-гамәли спорт ярышларын һәм VIII Идел буе региональ үзәге Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын-гамәли спорты чемпионаты бүген Казанда ачылды.
Чарада Россия регионнарының командалары катнашты.
Ачылу тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.
Бүген Иннополиста Попов исемендәге технопаркта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 2016 ел нәтиҗәләренә багышланган коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды. Коллегиядә татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Россия Пенсия фонды Идарәсе Рәисе Антон Дроздов, "Сбертех" АҖ генераль директоры Алиса Мельникова, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу буенча күчмә киңәшмә уздырды.
Минтимер Шәймиев һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Зур Кызыл урамында бара торган төзелеш мәйданчыгында булдылар.
Аларны ТР Дәүләт Советы урынбасары, “Яңарыш” республика фондының Административ советы рәисе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары , “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов, “ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” ДКИ директоры урынбасары Станислав Шырыбыров озата йөрде.
Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Россия Элемтә һәм масса күләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, «Иннополис» МИЗ» АҖ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сбертех» АҖ генераль директоры Алиса Мельникова белән очрашты.
Очрашу Иннополиста узды, анда шулай ук Россия Элемтә һәм масса күләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, «Иннополис» МИЗ» АҖ генераль директоры Игорь Носов һәм «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КББ башкарма директоры Тәлгать Абдуллин катнашты.
Сәламәтлек саклау өлкәсенә татарстанлылар тормышы дәрәҗәсен арттыруда аеруча роль бирелә. Бу хакта бүген ТР Сәламәтлек саклау министрылы коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Утырышта Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Россия Федераль медик-биология агентлыгының "Фәнни-тикшеренү пульмонология институты" ФБУ директоры, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Александр Чучалин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Республиканың төзелеш комплексын, торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү – бу мәсьәләләр безнең өчен өстенлекле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Чара «Корстон» КСККда узды һәм ведомствоның 2016 елдагы эш йомгакларына һәм 2017 елга бурычларына багышланды.
Утырышта «ТКХ реформалаштыруга ярдәм фонды» ДК башлыгы Константин Цицин, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Хәмит Мәүлияров, республика төзелеш индустриясе вәкилләре катнашты.
Видеоконференцэлемтә режимындагы утырышта шулай ук республиканың барлык мунициципаль районнары җитәкчелеге вәкилләре дә катнашты.
Бүген Татартан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатының Казан төзелеш колледжындагы мәйданчыгында булды. Анда шулай ук Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Хәмит Мәүлияров, ТКХ реформалаштыруга ярдәм итү фонды генераль директоры Константин Цицин, ТР премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм Казан төзелеш колледжы директоры Александр Проснев та бар иде.
2016 елда тарифлар буенча 9 меңнән артык карар кабул ителгән. Тарифларны дәүләт тарафыннан көйләүнең гомуми икътисади нәтиҗәсе 18 млрд сум тәшкил иткән.
Бу мәгълүматлар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр ителде.
Утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү һәм Татарстан Республикасы командасын «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча чемпионатларга әзерләү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Видеоконференцэлемтә режимында муниципаль берәмлекләр вәкилләре дә катнашты.