ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында EuroSkills 2016 чемпионаты җиңүче-призерлары, спортчылар һәм республиканың яшь активчылары белән очрашты.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева да катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең ТРда юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен булдырмый калу мәсьәләләренә багышланган уртак утырышы узды.    

Утырышны барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков талып барды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм башкалар  катнашты.    

Төп нотык белән Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры  Артем Хохорин чыгыш ясады.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Суматра утравында җир тетрәү аркасында 100 кеше һәлак булуга бәйле рәвештә Индонезия Республикасына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүдә, Ritz Carlton кунакханәсе мәйданчыгында, өч еллык тәнәфестән соң Бөтендөнья икътисадый форумының (БИФ) күчмә сессиясе уздырылды, бу форум һәр кыш саен Швейцариянең Давос шәһәрендә  глобаль эшлекле элитаны җыя.     

Чарада катнашучылар арасында – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея” XII конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.

Бу чара Казанның “Корстон” комплексында узды. Тантана бию коллективлары катнашында театральләштерелгән тамаша белән ачылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының Попечительләр һәм Күзәтүчеләр советларының киңәйтелгән утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ) башкарма директоры Альбина Никконен,  Интернэшнл Венчур Клаб (IVC) - Европа технологик туры  президенты Вильям Стивенс, Almaz Capital Partners венчур  фонды җитәкчесе, «Элвис-плюс» компаниясе президенты Александр Галицкий һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Europe Unlimited компаниясенә нигез салучы һәм аның директоры, Европа технологик турының Интернэшнл Венчур Клаб (IVC) президенты Вильям Стивенс белән очрашты.   

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Татарстанның төп Яңа ел чыршы бәйрәме Казанда 25 декабрьдә узачак. Традиция буенча быел да ул «Татнефть-арена» спорт комплексында булачак. Президент чыршысына 7 мең яшь татарстанлы чакырылган. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пак Ро Бёк әфәнде белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башкалар катнашты. 


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Адмиралтейская слободаның (Казан) мастер-планын тәкъдим иттеләр.

Архитектор һәм SPEECH архитектура бюросы җитәкчесе Сергей Чобан Адмиралтейская слобода районы территориясендә уникаль локация булдыру эшенең нәтиҗәләре турында сөйләде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International