ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүдә, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Татарстанның беренче Президентына багышланган китапны тәкъдир итү булды.

Бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев катнашты.  Китап “Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә...” сериясенә керә.

Татарстан Хөкүмәте йортында бүген “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Бу чара Татарстан Песпубликасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә барды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Мәскәүдә Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән эш буенча очрашуы узды.

Очрашу барышында яклар төбәкнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре турында фикер алышты.   

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә территорияне үстерү буенча тәкъдимнәр белән таншыты. 

ТР Президентын ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар озата йөрде. 

Беренче булып Калинин - Тихомирнов - Вишневский урамнары киселешендәге калкулыкта - аны электән "Өченче тау" дип атыйлар - төзелеш вариантлары каралды. 

 

Бүген Казанда «Корстон» КСККда Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның өченче киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Татарстанның 260тан артык бизнесмены, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, муниципалитетлар җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.    

Быел сыйфатсыз продукция  өчен 25 млн. 797 мең сумга штраф салынган, 46 сәүдә объектының эшчәнлеге туктатылган.

Бу турыда бүген Татарстан Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Журналистлар белән очрашуда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко катнашты.

Бүген Рус Православие Староверлар чиркәвенең Мәскәү һәм Бөтен Русия митрополиты Андрианга Казанда һәйкәл куелды. Тантаналы чара Казанның Иске урамында урнашкан Покрау чиркәве каршында узды.

Әлеге тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Рус Православие Староверлар чиркәвенең Мәскәү һәм Бөтен Русия митрополиты Корнилий, Казан мэры Илсур Метшин, Рус Православие Староверлар чиркәвенең Казан-Нократ епархиясе вәкилләре һәм бүтән дин әһелләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Хорасан-Разави провинциясе (Иран) делегациясе белән очрашты.

Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

Иран делегациясен Хорасан-Разави провинциясе губернаторының икътисад  мәсьәләләре буенча урынбасары Мораведж Альшариэм җитәкли.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль балык үрчетү агентлыгы җитәкчесе урынбасары Василий Соколов һәм Балыкчылык агентлыгы һәм «Осетроводлар берлеге» КБАО президенты Александр Новиков белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.   

Очрашу барышында яклар балык үрчетү, республикада балык продукциясе җитештерүне арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасының эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар очрашты. 

Яклар инжиниринг өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, Татарстан Республикасы территориясендә кайбер Германия компанияләренең производстволарын локальләштерү мөмкинлеге турында сөйләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International