Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән бүген Татарстан Республикасы Прпезиденты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Минскка эш визиты кысаларында узды. Чара Беларусь Президенты резиденциясе - Бәйсезлек сараенда үтте.
Очрашуны ачып Александр Лукашенко билгеләгәнчә, Беларусьта Россиянең Татарстан кебек регионы турында күптәннән беләләр һәм аның динамикалы үсешен күзәтәләр. Татарстанның икътисадтагы, сәнәгатьтәге, инвестицияләрне җәлеп итүдәге казанышлары өчен без шат, диде Александр Лукашенко, бүген сезнең төбәк - күбесе өчен үрнәк.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казан федераль университетында “Державин укулары” XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында катнашты.
2018 елга ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Казан белән Чаллыны тоташтыручы 1 категория юл төзелешен тулысынча төгәлләргә планлаштыра. Шуның белән бергә ике шәһәрдә дә юлларны төзекләндерү актив алып барыла: Казанда 292,5 км юл, ә Чаллыда 48,9 км юл төзекләндерелгән.
Бу мәгълүматларны ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Дрезден техник университеты (Германия) галимнәре һәм урман хуҗалыгы белгечләре делегациясе белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минскта Җиңү монументы нигезенә чәчәк бәйләме салды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы башкаласына ике көнлек эш сәфәре кыла.
Минсктагы Монумент-обелиск Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә һәм сугышта һәлак булган Совет армиясе хәрбиләрен, партизаннарны һәм подпольщикларны искә алуга багышланып куелган. Монумент – Беларусь башкаласы символларының берсе.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минскта Беларусь Республикасындагы татар иҗтимагый оешмалары активы вәкилләре белән очрашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген ике көнлек эш сәфәре белән Минскка килде.
Ватандашлар белән очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (БТК) рәисе Ринат Закиров башлап җибәрде. Ул БТК дөньяның төрле илләрендә татар иҗтимагый оешмалары белән башкарылган эшләр турында сөйләде.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Татарстан белән Беларусь арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләрендә яхшы ярдәмчеләр булып тора.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минскка ике көнлек эш визиты белән килде (Беларусь Республикасы).
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко, Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков белән очрашу һәм эшлекле сөйләшүләр үткәрү каралган.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруның башлангыч йомгаклары турында сөйләделәр. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Стратегик эшләнмәләр үзәге» фонды советы рәисе Алексей Кудрин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Югары икътисад мәктәбе ректоры Ярослав Кузьминов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Сессияне ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Татарстан-2030» стратегиясен эшләүнең ике елы эчендә 3,5 мең кеше катнашында 130 чара уздырылган. Төрле хакимият органнары, мәгариф һәм иҗтимагый оешмалар, аналитик үзәкләр, предприятиеләр актив катнашкан.
Татарстан Президенты тарафыннан 2017 елга республика бюджеты 166,8 млрд, чыгымы 174,4 млрд сум булыр дип планлаштырылган. Бу хакта бүген 2016 елның 9 аенда Татарстанның берләштерелгән бюджет үтәлеше нәтиҗәләренә багышланган республика киңәшмәсендә ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәиселегендәге киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Казанда Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан институтының яңа бинасын ачу тантанасы узды. Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова, ТР мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Андрей Поминов, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан катнашты.