Бүген Дюссельдорф обер-бургомистры Томас Гайзель Татарстан Республикасы компанияләре һәм предприятиеләрен 9 нчы Россия-Германия чимал конференциясендә катнашырга чакырды.
Бу тәкъдим Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Томас Гайзель белән очрашуында яңгырады.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Төньяк Рейн - Вестфалия җирләре башкаласында эш визитында. Төп максаты - "К-2016" каучук һәм пластик халыкара күргәзмәсендә катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дюссельдорфта «Мессе Дюссельдорф» күргәзмә үзәге идарәсе рәисе Вернер Дорншайд белән очрашты.
Очрашу «Мессе Дюссельдорф» территориясендә «К- 2016» пластик һәм каучук халыкара күргәзмәсе кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан делегациясе K-Messe пластик һәм каучук халыкара күргәзмәсендә катнаша. Бу масштаблы чара нефть сәнәгатенең алдынгы вәкилләре игътибарын үзенә җәлеп итә, диде ул, шул исәптән Россия компанияләрен дә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дюссельдорфта Германиянең Thyssen Krupp, Wilo, SMS Group компанияләре вәкилләре белән очрашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Дюссельдорфка (Төньяк Рейн – Вестфалия) эш сәфәре белән килде.
Без алдынгы немец технологияләре белән танышырга шат, тәҗирбә белән уртаклашырга әзер һәм ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләшергә ачык. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дюссельдорфта Төньяк Рейн – Вестфалия җирләренең эшкуарлар даирәләре вәкилләре белән очрашында белдерде.
Чара "К-2016" пластик һәм каучук халыкара күргәзмәсе кысаларында үтте.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Германия Федератив Республикасына (Дюссельдорф) килде.
Эш сәфәренең төп максаты – «K-2016» халыкара пластиклар һәм каучуклар күргәзмәсендә булу.
Искәртәбез, «К-2016» химик технологияләр өлкәсендә дөньяда беренче күргәзмә дип санала, ул өч елга бер мәртәбә уздырыла. 2016 елда «К-2016» 19 октябрьдән алып 26 октябрьгә кадәр узачак (Дюссельдорф, ГФР).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минскта Югары технологияләр паркы (ЮТП) эшчәнлеге белән танышты.
Югары технологияләр паркы вәкилләре белән бергә Рөстәм Миңнеханов бинаны, стартап комапнияләргә бирелгән мәйданнарны, бизнес-инкубаторны һәм башкаларны карап чыкты.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Югары технологияләр паркы –Беларусь Республикасында махсу салым-хокукый режимдагы махсус икътисадый зона ул.
Татарстан - Россия регионнары арасында Беларусьнең ышанычлы хезмәттәше. Бу хакта бүген Минскта Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Минскта ике көнлек эш сәфәрендә (2016 елның 17-18 октябрь көннәре).
Кичә «Динамо-Казан» командасы Чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионатында 14 нче тапкыр җиңү яулады. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов спорт клубы коллективына котлау телеграммасы җибәрде. Котлаулар спортчыларга, баш тренер Араик Маргарянга, «Динамо-Казан» клубы президенты Евгений Корольковка һәм «Динамо-Казан» клубы директоры Ринат Әхәтовка адреслана.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минскта «Белкоммунмаш» идарәче компаниясе» ААҖдә булды.
Ул заводның җитештерү мәйданнарын карады һәм җыю цехларында булды.
«Белкоммунмаш» идарәче компаниясе» ААҖ генераль директоры Владимир Король предприятие продукциясе турында, чыгарылучы троллейбуслар модельләре һәм аларны җиһазландыру турында сөйләде.
Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән бүген Татарстан Республикасы Прпезиденты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Минскка эш визиты кысаларында узды. Чара Беларусь Президенты резиденциясе - Бәйсезлек сараенда үтте.
Очрашуны ачып Александр Лукашенко билгеләгәнчә, Беларусьта Россиянең Татарстан кебек регионы турында күптәннән беләләр һәм аның динамикалы үсешен күзәтәләр. Татарстанның икътисадтагы, сәнәгатьтәге, инвестицияләрне җәлеп итүдәге казанышлары өчен без шат, диде Александр Лукашенко, бүген сезнең төбәк - күбесе өчен үрнәк.