ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының 25 еллыгына багышланган танталы чара уздырылды.    

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау  комиссиясе рәисе Әгъзам  Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы  Президенты Аппараты хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кытайның “Zhuoda” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Кунакларны сәламләп, Илдар Халиков, Татарстан бүген Кытай партнерлары белән берничә юнәлеш буенча актив хезмәттәшлек итә, диде. Хезмәттәшлекнең ныгуына Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы башлыкларының дус булулары да ярдәм итә, дип өстәде ТР Премьер-министры.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Андрей Чечеватов белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендәге Губернатор сараендагы Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында үтте. Чарада ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов та катнашты. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов QIWI компанияләре төркеме генераль директоры Сергей Солонин белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендәге Губернатор сараендагы Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында үтте. Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты. 

«Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» АҖ коллективы күп еллар буена уңышлы хезмәте, илебез машина төзелеше үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белән бүләкләнде.

Бүген бүләкне «Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» АҖ генераль директоры Дамир Кәримуллинга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион совет президиумы утырышын уздырды.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

ТР Инвестицион үсеш советы президиумы әгъзалары инвестор компанияләрнең җиде проектын карадылар.

Республика клиник онкология диспансеры нигезендә Accuray (АКШ) компаниясе җиһазларын кулланып, регионара атом-төш медицинасы үзәген булдыру проекты тәкъдим ителде. Проект ТР Сәламәтлек сакалу министрлыгы белән килештерелгән. 

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Россия Скалык банкы" ААҖ идарәсе рәисе Герман Греф Зеленодольск шәһәренә эш сәфәренә бардылар, анда "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" проектын тәкъдир иттеләр. Әлеге яңа проект кысаларында шәһәрдә яшәүчеләргә күп функцияле пластик карталары биреләчәк, ул түләү, социаль һәм транспорт кушымталы булачак.  

Бүген “Финнополис-2016” форумы кысаларында Россия Саклык банкы белән Татарстан Республикасы арасында инновацион өлкәдә хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документка “Саклык банкы” ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасын салды.

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясен төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Бүген Казанда Finopolis инновацион финанс технологияләре форумы башланып китте. Чара «Корстон» КСККда уза.

Форумда катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф һәм башкалар.

Форум башланыр алдыннан кунаклар фойеда форумның партнер компанияләре күргәзмәсен карадылар. Моннан тыш, алар FinTech – аллеясе белән таныштылар, монда финанс технологияләре өлкәсендә үз проектларын гамәлгә ашыручы Россия стартаплары җыелган. Стартаплар конкурс буенча сайлап алынган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International