ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф килде.   «Казан» халыкара аэропортында аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

Визитларының максаты – иртәгә, 2016 елның 13 октябрендә, «Корстон» КСККда булачак FINOPOLIS 2016 инновацион финанс технологияләре форумында катнашу.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу урынында “Евростройхолдинг+” ҖЧҖ төзүчеләре эшен шулай бәяләде. Ул бүген төзелеш мәйданчыгында күчмә киңәшмә уздырды.

Иртәгә, 2016 елның 13 октябрендә, FINOPOLIS 2016 инновацион финанс технологияләре форумының пленар утырышы Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында онлайн режимда трасляцияләнәчәк.

Форумны ачу тантанасы иртәгә сәгать 10.00 да «Корстон» КСККда башланачак.

FINOPOLIS 2016 форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф һәм башкалар катнашачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты.  

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Чара Горкида (Мәскәү өлкәсе) узды.

Утырышның темасы – Россия Федерациясенең өстенлекле проектларын һәм стратегик үсешенең төп юнәлешләре буенча программаларны финанс белән тәэмин итү, шул исәптән 2017 елга һәм 2018-2019 еллар план чорына федераль бюджет  акчалары исәбенә дә.

Бүген Мәскәүдә Россиядә Америка сәүдә палатасы әгъзалары өчен Татарстанның икътисадый потенциалы тәкъдир ителде.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Тәкъдир итү башланганчы Рөстәм Миңнеханов Россиядә Америка сәүдә палатасы президенты Алексей Родзянко белән очрашты.

Бүген Казан Кремлендә “Динамо-Энергия” регби командасын бүләкләү тантанасы узды. Чемпионнарны Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, “Динамо” физкультура-спорт җәмгыятенең иҗтимагый дәүләт берләшмәсе советы рәисе Әсгать Сәфәров котлады.


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Төрекмәнстан-Татарстан эшлекле форумында катнашты. Чараны оештыручы – Төрекмәнстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Довран Хоҗаев. 
Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов исеменнән форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе Батыр Атдаев чыгыш ясады һәм эшлекле багланышлар урнаштыруда уңышлар теләде.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерергә теләүче барлык Төрекмәнстан бизнесы вәкилләрен сәламләде. Татарстан Президенты Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовка визит программасын һәм эшлекле форумны оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Татарстанда  2016 елның 21 октябрендә өлкәннәр өчен хокукый белем мәктәбе ачылычак. Бүгенге көнгә республиканың 28 “өченче буын университеты” җирлегендә 80 меңнән артык пенсионер компьтерга өйрәнү курсларын узган. Өлкән буын кешеләре өчен социаль белем бирү системасының торышы турында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча Россия Пенсия фонды идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина сөйләде.

Өлкәннәр өчен медицина ярдәме күрсәтүнең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып махсуслаштырылган гериатрик ярдәмне үстерү тора. Бу өлкән яшьтәге кешеләр өчен профильле медицина ярдәме күрсәтә торган бүлек яисә үзәкләр, алар Татарстан пенсионерларының актив тормышын озайтырга ярдәм итәчәк. Алдагы ике елда районнарда яшәүчеләр өчен дә гериатрик ярдәм күрсәтелә башлаячак.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов сөйләде.

Татарстанда өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтүнең заманча технологияләре гамәлгә кертелә. Аларның кулланылышы һәм пенсионерлар белән эшләү нәтиҗәләре хакында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International