ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Иннополис университеты территориясендә “Технологик процесс белән идарә итүдә автомат система киберкуркынычсызлыгы” (”Кибербезопасность АСУ ТП”) темасына еллык IV конференция эшен башлады. Аны ачу тантанасында Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты.

Бүген Казанның Киров районында “Залесный Сити” торак комплексының беренче чиратын гамәлгә кертү тантанасы булды. Яңа күченүчеләрне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов, комплексны төзегән “Сувар Девелопмент” компаниясе башлыгы Андрей Мочалов котлады.

Бүген Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Блохин белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Төрекмәнстандагы яңа Тулы вәкаләтле вәкилен Руслан Харис улы Кәбировны тәкъдим итте. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында илнең икътисадый казанышлары  күргәзмәсендә катнашты. Күргәзмә Төрекманстан Бәйсезлегенең 25 еллыгына багышланган.   

Күргәзмә ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтен татарстанлылар исеменнән барлык төрекмәнстанлыларны якынлашып килүче дәүләт бәйрәме – Төрекмәнстан Бәйсезлеге көне белән котлады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта «Огузхан» комплексында Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовны һәм барлык Төрекмәнстан халкын якынлашып килүче дәүләт бәйрәме – Төрекмәнстан Бәйсезлеге көненең 25 еллыгы белән котлады. Ул Президентка – киләчәктә дә дәүләт эшчәнлегендә уңышлар, Төрекмәнстан тугандаш халкына алгарыш һәм дәүләтнең чәчәк атуын теләде. 


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәре кыла. Ашхабад аэропортыннан ул Төрекмәнстан Милли-мәдәни үзәк Мукамнар сараена юнәлде, анда Татарстан Республикасы һәм Төрекмәнстан мәдәният әһелләре концерты уза. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Төрекмәнстанга килде. Ашхабад шәһәрендә Сапармурат Ниязов исемендәге халыкара аэропортта Татарстан Президентын Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Блохин һәм Төрекмәнстан Дәүләт спорт комитеты рәисе Тойли Камәков каршы алды. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны Фәтхулла Хәйретдин улы Сираевка Кызыл Йолдыз ордены тапшырды.  

Танатана Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге эш кабинетында узды.    

Ветеран тантанага хатыны, балалары һәм оныклары белән килгән иде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьевка Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Дуслык» ордены тапшырды.

Бүләкләү Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге эш кабинетында узды.   


8
октябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасының "Идарәчелек осталыгы: төбәк командалары үсеше" программасында катнашучылары 8 октябрьдә Мәскәүдә "Татарстанда чимал булмаган экспорт үсеше проекты"н тәкъдим иттеләр.

Искә төшерәбез, бу мәгариф программасы РФ Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан гамәлгә кертелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International