ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2016 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш визиты белән килде. Биредә Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелеге белән рәсми очрашулар уздыра. Аерым алганда, Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысаларында регионара хезмәттәшлек үсеше мәсьәләләре турында сөйләшәчәк. 

Татарстан авыл хуҗалыгына хәзер яңгыр кирәк. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Татарстанда ел башыннан 1 млн 561 мең кв.м торак сафка кертелгән бу планның 102 проценты. Соңгы атнада төзүчеләр 205 мең кв.м торак тапшырды. Бу хакта бүген республика Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры белдерде.


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының күчмә киңәшмәсен уздырды.

Киңәшмәдә катнашучылар компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге хакында фикер алыштылар.

Бүген көннең икенче яртысында Татартан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә 2016 елда сезонлы кыр эшләрен башкару барышы мәсьәләсе буенча селектор киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды. 

Татарстан Президенты республика социаль программаларын 2017 елга озынайту турында карар кабул итте. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында “ИнноКам” территориаль инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды.

Бүген Казанда "Корстон" кунакханә комплексында "XXI гасыр Россия юллары" 17 нче халыкара күргәзмә-форумы ачылды. Катнашучылар экспозицияләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Росавтодор башлыгы Роман Старовойт карады. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Роман Старовойт белән очрашты. Очрашу Казанда "Корстон" КСКК мәйданчыгындагы "XXI гасыр Россия юллары" 17 нче халыкара күргәзмә-форумы кысаларында узды. 

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнхеанов рәиселегендә "Иннополис" махсус икътисадый зонасының Күзәтчелек советы утырышы узды. Утырышта МИЗ резидентлары статусын алырга теләгән 5 ИТ-компания проекты каралды һәм расланды. Инвестицияләрнең гомуми күләме - 99,2 млн. сум.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International