Бүген “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә XII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды. Фестиваль ачылу белән анда катнашучыларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәрендә. Рөстәм Миңнеханов 282 фатирлы йортка тантаналы күченү чарасында катнашты. Йорт ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелгән. Бүген шушы йортка федерациянең һәм республиканың 4 программасында катнашучылар күченә. Бөек Ватан сугышы ветераннары толлары, ятим балалар, авария хәлендәге торактан күченүчеләр, социаль ипотека программасында катнашучылар әлеге йорттан фатир алган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында "Майский" теплицалар комбинатында булды. Рөстәм Миңнеханов анда помидорлар үстерү өчен теплицалар блогын карады. Объект реконструкция барышында торгызылган. Комлпексның гомуми мәйданы - 1,4 гектар. Киләчәктә тагын 4,1 гектар мәйданнарны яңарту көтелә. Бу томатлар җитештерү күләмен елына 900 тоннага җиткерүне мөмкин итәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Харбин шәһәре мэры Сун Сибин әфәнде җитәкчелегендәге Кытай делегациясе белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә үтте. Татарстан ягыннан чарада ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.
Корея Халык-Демократик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ким Хен Джун белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш визиты кысаларында "Татнефть"нең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсы ачылу тантанасында катнашты.
Бүген Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм Шәһәр көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Төп бәйрәм чаралары Ленин мәйданында үтте. Башта тамашачыларга республика нефть һәм газ сәнәгате тарихына багышланган сәхнәләштергән тамаша күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Әлмәттә эш сәфәрендә. Визитының төп сәбәбе - Нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм шәһәр көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашу.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Кадерле тармак ветераннары!
Татарстан Республикасы һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кыла. Сәфәренең максаты – Чолпон-Ата шәһәрендә уздырылучы II бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасында катнашу.
«Иссык-Күл» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Кыргызстан Республикасы Чит эшләр министры урынбасары Эмиль Кайкиев, Россия Федерациясенең Кыргызстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Крутько, Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Болот Отунбаев каршы алды.