Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды.
Күзәтчелек советы әгъзалары «Иннополис» МИЗ резиденты статусын алуга ИТ-компанияләренең дүрт заявкасын карады һәм хуплады, инвестицияләрнең гомуми күләме 538,64 млн.сум.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Аны сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков озата йөрде.
Районга килүгә үк Рөстәм Миңнеханов басулар өстеннән очып узды. Һава юлы маршруты «Әбдреев ис.» «Шәйморза» ҖЧҖ (Иске Шәйморза авылы), «Чынлы» ҖЧҖ (Кече Чынлы авылы), «П.В.Дементьев ис.» Агрофирма ҖЧҖ (Уби, Яңа Шигали авыллары), «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖ, «ХК «Ак Барс» ҖЧҖ (Иске Кәкерле авылы, Иске Чүпрәле авылы) һәм «АгроТрансПорт» ҖЧҖ (Кече Акса авылы) басулары өстеннән узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районына эш сәфәре кыла. Сәфәренең төп сәбәбе - район кырларын карау, Буа районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре белән очрашу һәм урып-җыю эшләре барышын бәяләү.
Рөстәм Миңнехановны сәфәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөри.
Бүген район буенча авыл хуҗалыгы культураларының инде 55-57 проценты сугып алынган. Иртәгә кичкә инде 100 мең тонна суктырылыр дип көтелә. Мондый позитив фаразларны бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзатуллов җиткерде.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районына барды. Төп максаты – урып-җыю эшләренең барышы белән танышу. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Тәтеш мунициципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов озата йөрде.
Хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу Олы Тархан авылы янәшәсендәге «Татарстан» Агрофирма ҖЧҖнең язгы чәчүлекләре басуында узды. Моңарчы Рөстәм Миңнеханов май җитештерү культуралары, кузаклы культуралар күргәзмәсен караган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларында ИТ-белгечләр әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында үтте, анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика югары уку йортлары ректорлары катнашты.
“Халык контроле”-“Народный контроль” геомәгълүмати системасында бастырылган мөрәҗәгатьләр саны быел беренче яртыеллыкта, былтыргы шушы ук вакыттагыга караганда, сизелерлек арткан. Аерым алганда, 7 мең мөрәҗәгатькә артыграк, ягъни 49 процентка. Шулардан хәл ителгәннәре 2 процентка күбрәк булган. Бүген Татарстанның әлеге дәүләти мәгълүмат системасының эшләве мәсьәләсендәге киңәшмәдә республиканың Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов шундый белешмә бирде.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында үтте, аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мордовия Республикасы башлыгы Владимир Волков белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш бүлмәсендә үтте.
Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Волков төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән икътисад һәм сәнәгать, төзелеш өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
“Татнефть”нең “Башнефть”не сатып алу нияте Башкортстан җитәкчелегендә аптыраш уятты. Бу хакта бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткәрелгән “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директорлар советы утырышында Башкортстан Республикасының Нефть-химия эшкәртү институты директоры Илшат Теләшев сөйләде.
Бу хакта “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директорлар советы утырышында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Утырыш бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды (Казан).
Утырышта «Татнефть» ГАҖнең 2016 елның алты аена бюджет үтәлеше йомгаклары һәм быелның август аена бюджеты каралды.
Директорлар советы 2025 елга кадәр чорга «Татнефть» ГАҖнең үсеш стратегиясен кабул итте.