2016 нчы елның язгы-җәйге кампаниясе чорында хәрби комиссариатларга Татарстаннан 20 меңгә якын егет чакырылган. Армиягә алынучыларның чакыру кәгазе буенча килүе 99 проценттан арткан, ә аларның хәрби хезмәткә яраклылыгы – 74,5 процент. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Хәрби коммисариатының хәрби хезмәткә чакыру хезмәте бүлеге башлыгы Дмитрий Гурылев хәбәр итте.
ТР хәрби комиссариатында хокук саклау органнары җитәкчеләреннән аларның хезмәткәрләренең армиядә хезмәт итмәүләренең законлы булуын тикшерүне сорап килгән мөрәҗәгатьләр саны кинәт арткан. Бу хакта бүген ТР Минстрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Хәрби коммисариатының хәрби хезмәткә чакыру хезмәте бүлеге башлыгы Дмитрий Гурылев хәбәр итте.
Татарстанның һөнәри белем бирү оешмаларына 2016-17 уку елларына 18 мең 770 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде.
Соңгы елларда Татарстан Республикасы күп немец компанияләре белән актив рәвештә хезмәттәшлекне үстерә, шул исәптән “Сименс” компаниясе белән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Сименс” концерны вәкилләре белән очрашуда белдерде.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды, анда киләчәктә дә күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар.
Россия Үзәк берлеге (Центросоюз) советы рәисе Дмитрий Зубов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка төбәктә кулланучылар кооперациясе системасына ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Дмитрий Зубов шулай ук Рөстәм Миңнехановны ТР Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге (“Татпотребсоюз”) Россия Үзәк берлеге системасындагы төбәк берлекләре арасында 2016 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча Бөтенроссия ярышларында төрле номинациядә беренче урын алуы белән дә котлады.
Бүген Чаллыда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы - ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында Startup Сабан туе - 2016ның иң перспективалы стартапларын тәкъдир итү булды.
Татарстанда төгәлләнеп килүче атна уңыш җыю өчен уңайлы булды. Гомуми суктырылган ашлык 1млн 380 меңнән арта, бу узган елның шушы вакытына караганда 900 меңгә, яисә 53%ка артык. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары -ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы, ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды. Анда шулай ук ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, район башлыклары, зур предприятиеһәм оешма җитәкчеләре катнашты.
Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, быел 41 муниципаль берәмлектә күп фатирлы йортларны ремонтлау объектларында 2 мең 560 инспекция тикшерүләре узган, аның нәтиҗәләре буенча 7 муниципаль берәмлектә 32 куркынычсызлык техникасын бозу очраклары ачыкланган.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы, ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казанга сәфәрен оештырган һәм республика җитәкчеләренең Татарстан митрополиясенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты вазифасын башкаручы, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан җыелма командасын WorldSkills Competition һөнәри осталык чемпионатына әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.