Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин “Водоканал” чистарту корылмалары калдыкларын утильләштерү мәсьәләләрен хәл итүгә багышланган чираттагы киңәшмәне уздырды.
Киңәшмәдә барлык министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай ук Казан шәһәре мэриясе белгечләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе, “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый-дәүләт оешмасы советы рәисе Әсгать Сәфәров волейболчы Мария Бородаковага “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медален һәм “Татарстан Республикасы “Динамо” оешмасының 90 еллыгы” юбилей медален тапшырды.
Бу тантана Казан Кремлендә узды. Чарада шулай ук Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов, “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы директоры Сергей Чернышов, “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасының баш тренеры Ришат Гыйлаҗетдинов катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Бейлорск университеты (Вако, АКШ) профессоры, Хисаплау машиналары ассоциациясе карамагында югары уку йортлары студентлары командалары арасында программалаштыру буенча дөнья чемпионаты директоры белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары- ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан федераль университеты (КФУ) ректоры Илшат Гафуров катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәтенең чираттагы киңәшмәсен уздырды. Киңәшмә балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләре концепциясен тормышка ашыру, талантлар белән идарә итү мәсьәләләренә багышланган иде.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында, барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министр урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.
Бүген Иннополис шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татфондбанк” ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында 2016-2018 елларга банкның үсеш стратегияләренең гамәлгә ашырылуы турындагы мәсьәлә каралды. Аерым алганда, Директорлар советы әгъзаларына банкның үз капиталы күләмен арттыру буенча уздырылган чаралар хакында мәгълүмат җиткерелде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында һәм Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында булды.
Бүген Иннополис шәһәрендә V халыкара "Президент академиясенең җәйге кампусы" ябылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы , Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Искә төшерәбез, Җәйге кампус - халыкара белем бирү проекты, ул Россия һәм чит илләрнең иң яхшы студентларын берләштерә. Форумның темасы - “Мөмкинлекләр территориясе: Идеялар, кыйммәтләр, белемнәр”.
Бүген Марий Эл Республикасының Шелангер бистәсендә Бөтенроссия агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре советы киңәшмәсе узды. Россиянең 52 төбәге вәкиле килгән киңәшмәдә илнең азык-төлек куркынычсызлыгы һәм бәйсезлеге нигезе буларак авылның социаль һәм икътисади үсеше төп тема булды.
Татарстаннан бу чарада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы, ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге делегация катнашты.
Болгар ислам академиясе икенче уку елыннан эшли башлаячак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта “ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызу буенча республика фонды” коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры Татьяна Ларионова хәбәр итте.
Татарстан башкаласында Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуга “Яңарыш” фонды 1 айда 90,7 млн сум акча җыйган.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды башкаручы директоры, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр итте.