ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда XII "Ир-ат сәламәтлеге" халыкара конгрессы ачылды. Чара 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. "Корстон" КСКК мәйданчыгында үтүче тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Бүген MasterCard түләү системасы һәм "Иннополис" МИЗ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Чара Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында үтте. 

Документ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм MasterCard Европа президенты Хавьер Перес барында имзаланды.

Килешү инновацион технологияләр үсеше, финанс-технологик индустриягә ярдәм итү, финанс белемне арттыру һәм Иннополис шәһәрендә финанс хезмәт күрсәтүнең үтемлелеген арттыру өлкәсендә хезмәттәшлекне күз алдында тота. 

Бүген Петербург икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы белән Алтай крае арасында сәүдә-икътисадый, фәнни һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланды.   

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  Алтай крае губернаторы Александр Карлин кул куйды.

Иннополис шәһәрендә SAP компаниясенең бүлекчәсе ачылырга мөмкин. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның SAP компаниясенең Европа, Якын көнчыгыш һәм Африка илләрендәге президенты Франк Коэн белән очрашуы барышында сүз барды.

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, элегрәк 2015 елның декабрендә Казанда очрашкан вакытта яклар хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшкән булган.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Ир-ат сәламәтлеге» Россия җәмгыяте президенты, профессор Армаис Камалов белән очрашты. 
 
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да катнашты. 

Бүген Петербург икътисадый форумы кысаларында «Россия төбәкләре – үсешнең төп нокталары» панель дискуссия узды.  

Чарада Россия төбәкләре башлыклары, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия экспорт үзәге, шулай ук экспортка ярдәм күрсәтү буенча төбәк инфраструктурасы, тармак ассоциацияләре һәм берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.   

Гипермаркетлар челтәре «Лента» Татарстан Республикасының кулланучылар базарындагы урынын киңәйтә. Компания агымдагы елда Казанда гипермаркет ачуны күздә тота. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның  “Лента” гипермаркетлар челтәренең генераль директоры Ян Дюннинг белән очрашуында сүз шул хакта барды. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Кытай эшкуарлары берлеге президенты Цай Гуйжу ханым белән багланышлар мәсьәләләре турында сөйләште. Очрашу Петербург икътисадый форумы кысаларында үтте, анда Кытай эшкуарлары берлеге Россия бизнесы белән элемтәләрне булдыру өчен актив катнаша. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм General Electric Healthcare Россия/БДБ («Дженерал Электрик Хэлскэрэ»)  компаниясе җитәкчелеге вәкилләре үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

Бүген MSD компаниясе вице-президенты һәм Россиядәге генераль директоры  Леонардо Сантарелли Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Татарстан Республикасы белән сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде. 

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International