ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы PricewaterhouseCoopers компаниясе белән алга таба мөнәсәбәтләрне төрле юнәлешләрдә үстерү яклы. Бу хакта бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчелеге белән очрашуында белдерде. 


15
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген кич Санкт-Петербургка эш сәфәре белән килде. 

Сәфәренең төп максаты - Петербург халыкара икътисадый форумы чараларында катнашу. 

Петербург форумы кысаларында Рөстәм Миңнеханов халыкара компанияләр вәкилләре белән эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрәчәк. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе «DLG басу көннәре-2016» (немец авыл хуҗалыгы бергәлеге) кысаларында авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашты.  Күргәзмә Хасфурт шәһәреннән ерак түгел Мариябургхаузен утарында урнашкан.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2016 елның 14-15 июне) визит белән Германиядә (Бавария Федераль җире).

Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Германиядә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сәүдә-икътисадый вәкиле Таһир Гатауллин, «Ак Барс» Банк» ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, «Ак Барс» ХК» ААҖ генераль директоры Иван Егоров, «Казан ярминкәсе» генераль директоры Лев Семёнов һәм башкалар озата йөри.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе  Минтимер Шәймиев «Рубин» футбол командасының баш тренеры Хавьер Грасиа һәм «Рубин» футбол клубы президенты, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин белән очрашты.


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына эш сәфәре кыла. 
Ике көнлек визит кысаларында (2016 елның 14-15 июне) Рөстәм Миңнеханов  Хасфурт шәһәренә барачак, анда ул «DLG басу көннәрендә» (немец авыл хуҗалыгы бергәлеге) авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашачак. Быел чараның төп тематикасы – авыл хуҗалыгында дроннарны файдалану мәсьәләләре һәм ашламалар куллануның нәтиҗәле методлары. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чабаксар шәһәренә (Чуаш Республикасы) эш сәфәре кысаларында Россия Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушевның һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның уртак киңәшмәсендә катнашты. 

Киңәшмә эшендә шулай ук федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре катнашты. 

Көн тәртибендә ике тема: Интернет челтәрен дәүләт органнары эшендә кулланганда мәгълүмат иминлеген тәэмин итү, шулай ук көнкүреш һәм сәнәгать калдыклары белән эш иткәндә экологик иминлекне тәэмин итү.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чабаксар шәһәрендә (Чуаш Республикасы) эш сәфәрендә. 

Төп максаты – Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушевның һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның уртак киңәшмәсендә катнашу. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шагыйрь Ренат Харис һәм композитор Резедә Әхияровага Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантаналы чара Казан Кремлендә үтте. 

Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Россия Композиторлар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин һәм башккалар катнашты.


13
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә эш сәфәрендә булды. Президент шәһәрнең тарихи үзәге - «Полукамушки» кварталында яшәүчеләр белән очрашты һәм тарихи микрорайонның киләчәк язмышы турында карар кабул итте.

Тарихи үзәктә Рөстәм Миңнеханов белән ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Александр Тыгин, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре һәм Яшел Үзән районы аппаратының җаваплы хезмәткәрләре йөрде.


12
июнь, 2016 ел
якшәмбе

Казанның Кремль яр буенда Россия Көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Шәһәр кешеләрен һәм кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урыбасары Юрий Камалтынов һәм башка рәсми затлар котлады.  
Бәйрәмнең тантаналы өлеше «Мин үз илемне яратам» акциясеннән башланды: күккә кызыл, зәңгәр һәм ак шарлар очырдылар, аларга һәр кеше үз иленә багышланган теләкләрен яза ала иде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International