Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов InfoWatch компанияләр төркеме президенты Наталья Касперская белән очрашты. Яклар Татарстан Республикасы белән «InfoWatch» арасында хезмәттәшлек итү буенча алга таба адымнар турында сөйләштеләр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Просто молоко" ИК ҖЧҖтә булды һәм предприятиедә эшләүче хатын-кызлар белән очрашты. Аны ТР Премьер-министры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.
Бүген Казанда ТР Министрлар Кабинеты белән "Газпром газ-мотор ягулыгы" компаниясе газ-мотор ягулыгы базарын үстерүне стимуллаштыру программаларын тормышка ашыру буенча килешү имзаланды. Бу хакта журналистларга ТР икътисад министры Артем Здунов һәм "Газпром газ-мотор ягулыгы" ҖЧҖ генераль директоры Михаил Лихачев сөйләде.
Татарстан Республикасы – Кытай Халык Республикасы (КХР) һәм аның провинцияләре белән мөнәсәбәтләрне үстерергә теләүче Россия төбәкләренең берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Сычуань провинциясе вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.
Искәртәбез, Татарстанга КХРның Сычуань провинциясе вице-губернаторы Лю Цзе әфәнде җитәкчелегендәге Кытай делегациясе килде.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Кытай белән актив хезмәттәшлек итә, республикада КХР югары җитәкчелеге, шулай ук бизнес-делегацияләр вәкилләре берничә мәртәбә булган инде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Global Advisory идарәсе рәисе Габдел-Һади Әл-Хаҗәри әфәнде (Катар) белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов җайга салынган багланышлар кысаларында Катар белән хезмәттәшлек дәвам итәр дип ышаныч белдерде.
Кичә, 2016 елның 2 мартында, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында үтте.
Бу чарада катнашучылар продукция сату өлкәсендә 2016 елга эш планын, шулай ук предприятиенең энергия ресурсларына чыгымнарын кыскарту буенча эшчәнлеген карадылар.
Намуслы балыкчылар һәм су буенда ял итәргә яратучылар өчен уңайлы шартлар булдырырга кирәк.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән киңәшмәсендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгенең беренче павильонында “Балыкчы. Аучы” X махсуслаштырылган күргәзмә эшли башлады. Аны ачу тантанасында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Күргәзмәдә Россиянең 17 төбәгеннән килгән 76 катнашучыдан балыкчылык һәм аучылык өчен товарлар, хезмәтләр тәкъдим ителә.
Суд приставлары хезмәтенең бердәнбер бурычы – урыннарда башкарма производстволарның тиешенчә төгәл һәм вакытында үтәлүе. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең коллегия утырышында шулай дип белдерде.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чабаксарда эшлекле очрашуда булды.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы хезмәт базарындагы вазгыять һәм мәшгульлеккә ярдәм буенча чаралар турындагы киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев уздырды.