ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2016 ел
сишәмбе

ТР җирле үзидарә органнарының 2015 елга эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау һәм 2016 елга бурычлар турында бүген брифингта ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров сөйләде.

Бүген Лаеш районы Комлы Кавал шәһәр тибында уздырылган матбугат конференциясе дә муниципаль берәмлекләргә кагылышлы видеоконференция режимында үткәрелгән чара "ТР җирле үзидарә органнарының 2015 елга эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау һәм 2016 елга бурычлар" темасына багышланды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров та катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токиога эш визиты кысаларында «Fanuc» компаниясенең сәнәгатьне автоматлаштыру өчен җиһазлар җитештерүче заводында булды. ТР Президенты предприятиегә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында килде. 


29
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токио шәһәренә эш визиты кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды. Искәртик, Япониягә Рөстәм Миңнеханов РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында "Сәүдә-сәнәгати әңгәмә: Россия - Япония" бизнес-миссиядә катнашу өчен килде. 

Татарстан Республикасы Япония компанияләре белән үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтергә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токио шәһәрендә «Сәүдә-сәнәгать диалогы: Россия – Япония» бизнес-миссиясе кысаларында узган «Инфраструктураны модернизацияләү өлкәсендә Россия-Япония хезмәттәшлеге» сессиясендә хәбәр итте. 

Чараның төп темасы – транспорт-логистика инфраструктурасын  модернизацияләү һәм каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлек. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мицубиси Хэви Индастриз» компаниясе директорлар советының рәисе Хидеаки Омия һәм «Соджиц Корпорейшн» компаниясе директорлар советы вице-президенты Такаси Хара белән очрашты. Очрашу кысаларында "Аммоний-2" проекты буенча ниятләр турында меморандум имзаланды. Татарстан ягыннан очрашуда ТР премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министы Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, "Аммоний" АҖ директорлар советы рәисе Ренат Ханбиков, "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токиога эш сәфәре кысаларында Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгавой белән очрашты. Очрашу иртәнге аш форматында узды, анда шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин катнашты. 


28
февраль, 2016 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты, ул традиция буенча “Ельцин кубогы” ITF сериясенең халыкара теннис турниры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашу өчен килде. Быел турнирга беренче, Россиядә иң югары категория бирелде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токио (Япония) шәһәренә эш сәфәре кыла. Сәфәренең төп максаты – 2016 елның 29 февралендә узачак «Сәүдә-сәнәгать диалогы: Россия – Япония» бизнес-миссиясендә катнашу. Россия делегациясен Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли. 

Эш программасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров бүген Mitsubishi Heavy Industries чүп-чар эшкәртү заводында булды.


27
февраль, 2016 ел
шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Казан" агросәнәгать паркы эшчәнлеге турында хәбәр итте.  

Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Марат Әхмәтов искәрткәнчә,  "Казан" агросәнәгать паркы ачылганнан бирле 2,5 ел узган. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә 2016 елның гыйнвар аенда гражданнардан торак-коммуналь күрсәтүләр буенча 1502 мөрәҗәгатьләр анализын Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин тәкъдим итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, ТКХ өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр сыйфатын яхшырту өчен 2016 елның гыйнвар аенда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә анализ ясалган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International