Иннополисны алга таба үстерү республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының төп бурычы булып кала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде. Чара ТР муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасына «Транснефть» АК» ААҖ президенты, идарәсе рәисе Николай Токарев эш сәфәре кыла.
«Казан» халыкара аэропортында Николай Токаревны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры бүген Әгерҗе муниципаль район советының VI сессиясендә катнашты.
Бу чара район Мәдәният йортында узды.
Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров депутатларны 2015 елда районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды, шулай ук 2016 елга планнар турында сөйләде.
Татарстанда ел саен студентларның хезмәт отрядларында катнашучыларның саны арта бара. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин хәбәр итте. Очрашуда ТР Студент хезмәт отядлары үзәге директоры Ринат Садыйков та катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Әгерҗе һәм Менделеев муниципаль районнарына эшлекле очрашуга бара.
Аерым алганда, Әгерҗедә ТР Министрлар Кабинеты башлыгы яңа төзелгән микрорайонны һәм шәһәрнең “Яшьлек” ял паркын караячак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген көннең икенче яртысында Казанда Югары медицина технологияләре мәгариф үзәгенең "Amtec Kazan" симуляцион үзәгендә булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2016 елда Татарстан дәүләт милкен хосусыйлаштыру буенча фаразланган планына “Түбән Кама нефтехим” ҖАҖ (22%), Шашин исемендәге “Татнефть” ҖЧҖ (4,31%), “ТАНЕКО” АҖ (9%) акцияләре пакетын кертеп үзгәрешләр ясады.
Мондый карарны 2016 елның 2 февралендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков имзалады.
2015 ел йомгаклары буенча Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләме 2014 ел күрсәткечләреннән артып киткән һәм 1, 856 трлн. сумга җиткән, ягъни сәнәгать җитештерүе индексы – 100,4 процент тәшкил итә.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Чара Казанда Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә узды.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, статс-секретарь - РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башкалар катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Мәскәүнең «Et Сetera» театрының сәнгать җитәкчесе, РФнең халык артисты Александр Калягин белән очрашты, ул Казанга Татарстан Республикасының Театр эшлеклеләре берлегенең VII хисап-сайлау корылтаенда катнашу өчен килгән.