Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәте йортында Казанда дзюдо буенча Европа чемпионатын үткәрүгә әзерлек буенча киңәшмә уздырды.
Ярышлар 2016 елның 20-24 апрелендә узачак. Бу Татарстанда беренче тапкыр узачак җитди халыкара вакыйга, - дип ассызыклады Илдар Халиков һәм республиканың зур спорт ярышлары уздыру буенча бай тәҗрибәсе бар, дип өстәде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге рәисе, Россия халык артисты Александр Калягин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хисап палатасына бүген авл мәдәният клублары эшчәнлеген тикшерүне оештырырга кушты. ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан кырлары чисталыгын сайлау өчен тиешле иткшерүләрсез бер килограмм орлык та басуга эләгергә тиеш түгел. Бу хакта бүген ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
2016 ел башыннан Татарстанда 300 мең кв. м. торак сафка кертелгән. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин гадәттәге республика киңәшмәсендә хәбәр иттею Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.
Рөстәм Миңнеханов Россия Икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы совет Президиумы утырышында катнашты. Чара Горкида, Мәскәү өлкәсендә узды, аны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Утырышның төп темасы – Технологик үсеш агентлыгы булдыру.
Ростехнадзорның контроль эшен камилләштерүнең төп юнәлешләренең берсе сәнәгать куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрү. Бу хакта бүген Экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Ростехнадзор) җитәкчесе Алексей Алешин ведомствоның Идел буе идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсендә белдерде.
ТР Хөкүмәте йортында узган утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров катнашты.
5-6 февраль көннәрендә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе спорт манежында ТР Премьер-министры кубогына янгын сүндерү-гамәли спорт буенча XII Бөтенроссия ярышлары һәм әлеге министрлыкның Идел буе төбәге үзәгенең ябык бинада янгын сүндерү-гамәли спорт буенча VII чемпионаты уздырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелек хезмәте (Ростехнадзор) башлыгы Алексей Алешин җитәкчелегендәге ведомство делегациясе белән очрашты.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Ростехнадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Алексей Алешин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмзте Йортында узды. Яклар республика предприятиеләрендә сәнәгать куркынычсызлыгы дәрәҗәсен арттыру һәм техноген аварияләрне кисәтү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр.