ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең йомгак коллегиясендә автомобильләргә ягулык салу буенча эре су объектларыннан ерак урнашкан станцияләрендә суднолар ягулыгын сатуны чикләргә тәкъдим итте. 

Чара «Корстон» КСККда узды, анда шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы – РФ баш дәүләт санитар табибы Анна Попова, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты. 

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы: Татарстанда 2015 елда санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыклы булды. Инфекцияле авырулар саны республикада 2014 елдан азрак булды. 760 меңнән артык инфекцияле һәм паразитар авырулар очраклары теркәлде. Бу хакта бүген ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең коллегиясе утырышында аның җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. Чарада шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе (Роспотребнадзор), РФ баш санитар табибы Анна Попова катнаштылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татарстан Республикасының инвестицион –венчур фонды” (ТРның ИВФ) коммерцияле булмаган оешманың Попечительлек советы  утырышы узды.

Утырышның төп темасы инновацион проектларны гамәлгә кертү өчен даими халыкара мәйданчык булды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков киләчәктә  Татарстан өчен ике стратегик юнәлеш – Болгар һәм Зөя буенча туристлар агымын арттыру өлкәсендә эшне көчәйтергә кушты. Бу хакта ул бүген ТРның туризм буенча дәүләт комитеты колллегиясе утырышында хәбәр итте, анда 2015 елда тармакның төп нәтиҗәләре чыгарылды.

Татарстанда туризм өлкәсендә керем, чиктәш тармаклар күрсәткән хезмәтләр күләмен искә алмыйча, узган ел 11,3 млрд сум тәшкил иткән. 2014 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 12,8 процентка югары. Гомуми әйләнеш исә − 18,4 млрд сум.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук   Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина да катнашты. 

Бүген  "Казан ярминкәсе" территориясендә TIAF халыкара автомобиль төзелеше форумын ачу тантанасы үтте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минңеханов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының транспорт һәм махсус машина төзелеше департаменты директоры Александр Наумов, Европа бизнесы ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф, Россия һәм дөньяның эре машина төзелеше предприятиеләре («КАМАЗ», «FordSollers», «ЕлАз», «PCMARUS», «АВТОВАЗ» һ.б.) җитәкчеләре, федераль һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Казанда 25-26 февральдә “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: интеллектуаль транспорт системасы”темасына IV конференцияне уздыру һәм аңа әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә кичә, 2016 елның 2 февралендә, “Татспиртпром” ААҖ  Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында “Татспиртпром” ААҖнең башлангыч һәм аның бүлендек компанияләренең 2015 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар.


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республика Мәдәният министрлыгының коллегиясендә ведомствоның узган елгы эшенә югары бәя бирде.

“Узган елгы коллегия, очрашу, киңәшмәләр кысаларында сезнең белән фикер алышкан мәсьәләләрнең оператив хәл ителүе бик яхшы”, - диде Илдар Халиков ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин докладын тыңлагач.

“Мәдәният тармак, яшәү рәвеше буларак – Татарстанда иң мөһиме”, - дип билгеләп үтте ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International