“Динамо Татарстан” җәмгыяте - республиканың казанышы һәм Россиянең горурлыгы. Ул соңгы елларда җитди һәм җиңүче коллективлар оештырды. Бу хакта бүген республиканың “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте оешуының 90 еллыгын бәйрәм итү чарасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үтте.
Бүген Татарстан Республикасына Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) җитәкчесе Алексей Алешин эш сәфәренә килде.
«Казан» халыкара аэропортында Алексей Алешинны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров каршы алды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген 2016 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе эшчәнлегенең төп юнәлешләрен ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында билгеләде.
Коллегия утырышында Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров һ.б. рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФАнең Казан Фәнни үзгенең А.Е. Арбузов ис. Органик һәм физик химия институты базасындагы яңа халыкара нейрохимия һәм фармакология фәнни-инновацион үзәгендә булды.
Анда шулай ук Федераль фәнни оешмалар агентлыгы җитәкчесе Михаил Котюков, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, РФАнең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов һәм башкалар да булды.
Бүген, Россия фәне көнне алдыннан, Казанда яшь галимнәр һәм белгечләр өчен төзелгән торак йорт ачылды.
Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Фәнни оешмалар федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Котюков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәкзүм Сәлахов, Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин һ.б катнашты
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов статс-секретарь - РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр эшләре буенча һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Наталья Паршикова төбәктә спорт тармагын үстерү мәсьәләләре, 2017 елда Казанда узачак Конфедерация Кубогы матчларына әзерләнү һәм оештуры мәсьәләсе турында сөйләштеләр.
«Сәламәтлек саклау – көн кадагындагы тема, ул барыбызны да борчый», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә.
Коллегия 2015 елда сәламәтлек саклау тармагындагы эш йомгакларына һәм 2016 елдагы бурычларга багышланды.
Чара Идел буе физкультура һәм спорт дәүләт академиясендә узды (Казан).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе эшендә катнашты, коллегия 2015 елда сәламәтлек саклау тармагындагы эш йомгакларына һәм 2016 елдагы бурычларга багышланды.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин чыгыш ясады.
Татарстанда ел дәвамында 800дән артык зур ярышлар уздырыла. Бу хакта бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.
Утырышта Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якупов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы Ирада Әюпова катнаштылар.